tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары уздырган
Самара татарлары умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары уздырган

Самара татарлары умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары уздырган

25 мартта Самара өлкәсенең Яңа Усман авылында җирле умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары узган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Чарага авылда яшәүчеләр, кунаклар, мәктәп һәм балалар бакчалары вәкилләре җыелган.

“Ярышларны мәктәп укучылары җырлы-биюле тамаша белән ачты, шулай ук җирлек башлыгы А.Зарипов катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр һәм дипломнар, шулай ук ярышлар символы – бал белән бүләкләндел”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тамашачылар мәхәббәте бүләген 60 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар арасында Әхәт Гайфуллин алган.

Мактау пьедесталына эләкмәгән катнашучыларга авыл умартачыларыннан бал биргәннәр.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/01/161118/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*