tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самат Хәсәнов — ике алтын медаль иясе
Самат Хәсәнов — ике алтын медаль иясе

Самат Хәсәнов — ике алтын медаль иясе

Балаларның беренче өлкә паралимпия уеннарында Димитровград шәһәреннән яшь йөзүче Самат Хәсәнов җиңүче итеп танылды.

Тәвәккәл, нык ихтыярлы һәм максатчан Самат Хәсәнов аркада һәм күкрәктә 50 метр ераклыкка йөзүчеләр арасында беренчелеккә чыгып, истәлекле кубок һәм ике алтын медаль белән бүләкләнде.

«Миңа Димитровград шәһәренең 22 нче санлы татар мәктәбендә Самат Хәсәновны башлангыч сыйныфларда укытырга туры килде. Сәләтле, тырыш укучымның уңышларына бик тә шатланам, аның белән чиксез горурланам»,- ди танылган мөгаллимә Гөлчәчәк Сингатуллова.

emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*