tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәрлеләр авылда хоккей уйнады
Шәһәрлеләр авылда хоккей уйнады

Шәһәрлеләр авылда хоккей уйнады

25 январда Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарда чираттагы хоккей бәйрәме иде. Бу юлы хуҗаларга кунакка Дзержинск шәһәренең «Арафат» (Арафат – ул Мәккә шәһәреннән 20-25 километр ераклыкта урнашкан тау һәм үзән) командасы килде.

2017 елда «Арафат» хоккей командасының барлыкка килү нигезендә өлкә Диния нәзарәтенең “Маһинур” мәдрәсәсе директоры, Дзержинскның Җәмигъ мәчете имамы Рафек хәзрәт Тимербаев торган. Ул бу спорт төре белән шөгыльләнүче якташларын һәм дусларын берләштергән, амуниция кайгырткан, “Арафат” логотиплы форма тектергән. Бу команда составында чыгышлары белән Камка, грибан, Бозлау, Ишавыл, Тукай һәм Татар Моклокасыннан булган егетләр уйный. Аларның осталыгын арттыруда, физик көчен ныгытуда тренерлары Рафаэль Илькаевнең роле зур – ул атна саен ФСКда күнегүләр оештыра. “Арафат” икенче сезон химиклар шәһәренең иң көчле командаларын үз эченә алган Дзержинск хоккей лигасында уңышлы чыгыш ясый.
Рафек хәзрәт тамырлары белән КочкоПожардан булганга күрә, җирле хоккей командасы капитаны Илһам Жиһаншин аңа иптәшләрчә уен үткәрү тәкъдиме белән чыккан һәм хуплау тапкан.

Җирле хоккей кордының биш еллыгына багышланып оештырылган матч бу спорт төре белән мавыгучылар арасында зур кызыксыну уятты. Шәһәрдән килгән һәм дин юлында булган команданың уйнавын Рбишча, Семочки, Суыксу, яндавишча егетләре кызыксынып карады. Башка авыллардан да тамашачылар байтак иде. Аларны зур самавырдан чәй һәм тәм-томнар белән ике Наил – Хәсәнов һәм Әбүбәкиров сыйладылар. Шунда ук зур казанда җирле шеф-повар Руслан Арифуллин пылау әзерләде.

Микрофон артында бу көнне, гадәттәгечә, җирле сүз остасы Рифат габайдуллин эшләде. Ул күп санлы җанатарларны командалар составы һәм бозда хөкемдарлар вазифасын үтәүче арбитрлар белән (Ибраһим Мусин һәм Халит Әндәрҗанов) таныштырды.

Уен башыннан ук хуҗалар һөҗүмгә омтылды. әмма исәпне кунаклар ачты. Аннары Ринат Әндәрҗанов таблодагы саннарны тигезләде. Ләкин беренче период 2:1 нәтиҗәсе белән “Арафат” файдасына тәмамланды. Аларның габаритларда һәм тизлектә өстенлекләре күзгә бәрелде. Икенчесендә пожарлылар көндәшләренең уен стиленә җайлашты кебек. Илдар Әхмәтбаев дубле ярдәмендә алга чыксалар да, җиңү кәефен саклый алмадылар, чөнки кунаклар рәттән җавапсыз өч алка керттеләр.
Өченче периодта да Кочко-Пожар командасы уен барышын үзгәртә алмады – аларның капкачыларына тагын дүрт мәртәбә алканы ятьмәдән чыгарырга туры килде, ә хуҗалар Марат Имаметдинов алкасы исәбенә артта калуны бергә киметсәләр дә, артыгына көчләре дә, вакыт та җитмәде һәм бу уенны кунаклар 9:4 исәбе белән оттылар.
Иптәшләрчә уенга йомгак ясау тантанасында җирле администрация башлыгы Рөстәм Абдуллин чираттагы тапкыр авылда спорт чарасын оештыруда булышучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм бу ике команда арасында шундый уеннар үткәрү гадәткә кереп калсын иде, дигән теләктә калды. юл уңаеннан, Рөстәм Мансурович хуҗалар составында спорт ветераны Наил Шамсетдиновны 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләп бүләк тапшырды, ә җинүчеләр сафыннан Рафек Тимербаевны Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте.

Рафек хәзрәт, үз чиратында, хуҗаларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен ирештерде һәм авыл командасы уйнавын югары бәяләде. Иптәшләрчә генә уен булса да, командалар капитаннарына кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.
Авылда cәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, өлкә “Туган як” газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗанов Илһам Жиһаншинны Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде. Шулай ук Сергач районындагы татар телле массакүләм информация чаралары тарафыннан исемле календарьга авылның спорт ветераны Ирфан Фәхретдинов лаек булды.

Бергәләп истәлеккә фотога төшкәч, Дзержинск кунакларын мәдәният йортында мул итеп корылган табынга чакырдылар. Өстәл артында дусларча аралашу вакытында кунаклар хуҗаларга җылы кабул итүләре өчен тагын рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә үзләрендә дә шундый очрашу оештырачакларын белдерделәр. Димәк, Сергач татарлары белән Дзержинск татарлары арасында дуслык элемтәләре ныгый һәм хоккей аркасында туган шушы җылы мөнәсәбәтләр халкыбыз файдасына озын-озак еллар дәвамында уңышлы хезмәт итәр, дип ышанасы килә.

Илнар САДЕКОВ.
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*