tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шөгыле – тормыш яшәеше
Шөгыле – тормыш яшәеше

Шөгыле – тормыш яшәеше

Таныш булыгыз, фотоларда якташыбыз, тамырлары белән Пильна районы Сафаҗай авылыннан булган, бүгенге көндә Түбән Новгородта  яшәүче, профессиональ рәвештә ат спорты белән шөгыльләнүче, бу спорт төре буенча  өлкә җыелма командасы әгъзасы Камилла ҮМӘРОВА.

Бүгенге көндә ул мәктәптә 11 класстта гел бишле билгеләргә генә укый. Кече яшьтән ук атлар ярата, хәтта дүрт яшеннән алып 10 ел дәвамында бию түгәрәгендә шөгыльләнүеннән баш тартып, үзен ат спортында таба.

– Камилла 3 класста укыган чагында аны беренче тапкыр йортыбыздан ерак түгел урнашкан ат спорты мәктәбенә алып бардым. Бу, беренчедән, сәламәтлекне ныгыта, кешеләрдә түземлек, сабырлык тәрбияли дип күп тапкыр ишеткәнем бар иде. Әйе, атлар бик нәзакәтле хайван, моның белән кем дә бәхәсләшмәс, дип уйлыйм. Әмма ләкин Камилланың бу хайваннарга гашыйк булып, шөгыле тормыш яшәешенә әверелүе турында уйлап та карамадым, ә ул көннән-көн атлар мәктәбенә ешрак йөри башлады. Анда бу хайваннар белән бәйле булган эшләрне башкарырга: ашатырга, юарга, саф һавага чыгарырга ярдәм итүен белгәч, шаккатым.

Тик шулай да каршы килмәдем, чөнки аның бу хакта сөйләгәндә күзләре уттай янганы, хис-тойгыларының ташып баруы сизелә иде. Димәк, атлар янәшәсендә була алуыннан ул ләззәт, уңай эмоцияләр ала, – дип ураклашты аның әнисе Зөлфия ханым.

– Ат – ул ниндидер эшләр эшләүче, ярышларда катнашучы гына түгел, ә гомумән, кеше күңелендә яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итүче хайван.

Ат спорты минем өчен хобби гына түгел. Һичшиксез,  атта йөрүдән алган хис-кичерешләр онытылмаслык, әмма бу хайваннар белән аралашу процессы тагын да кызыклырак. Иң мөһиме, алар белән уртак тел табарга кирәк, ат сине кабул итәргә тиеш, – ди Камилла.

Бар вакытын атлар янәшәсендә уздырырга әзер булган, алар белән уртак тел җиңел тапкан якташ кызыбыз турында тренерлар һәм мәктәп җитәкчеләре дә югары фикердә. Шуңа да, үз өстендә җитди эшләп, Камилла кыска вакыт эчендә өлкәнең ун алдынгы ат спортчысы исемлегенә керә һәм бу төр спорт  җыелма  команда составына сайлана, уңышлары да куанырлык.

Бүгенге көндә ул җитди итеп бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, укуын экономика-идарә итү белгечлеге буенча чит илдә дәвам итмәкче. Әмма ат спортын ташлау уен башына да китерми. “Ул минем барым”, – ди Камилла.

Без аңа яңадан-яңа уңышлар, барлык уй-хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА.

Фотолар: Камилланың шәхси архивыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*