tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар чаңгычысы истәлегенә
Татар чаңгычысы истәлегенә

Татар чаңгычысы истәлегенә

Узган шимбә – 15 февральдә Чуашстан Батыр районының Тойси урта мәктәбендә чаңгычы СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасы чемпионы Әнвәр Гыйсметдинов истәлегенә багышланган спорт һәм физкультура бәйгесе узды. Әнвәр Гыйсметдинов Татар Тимәше авылында туып-үскән, заманында әлеге мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетында белем ала һәм шул ук вакытта спорт ярышларында зур җиңүләргә ирешә. Соңрак Казанның “Аш–су” фирмасын җитәкли, Казан шәһәр шурасының депутаты булып сайлана.

Бәйгенең төп оештыручылары Әнвәр Гыйсметдиновның туганнары һәм Тойси урта мәктәбе администрациясе зур тырышлык куйганнар иде. Аеруча, Әнвәр Гыйсметдиновның энекешләре кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Газиз, Данил, Наил бу эшнең башында торды.

Чаңгы ярышларында төрле яшьтәге катнашучылар берничә этапка бүленеп көч сынашты. Ярышлар узгач, мәктәп каршында спортчыларны бүләкләү тантанасы узды. Башлангыч мәктәп укучыларыннан алып, ветераннарга кадәр һәр бүләк иясен тапты. Тантана концерт программасы, чыгышлар, хатирәләр белән үрелеп барды.

Әлеге чарада Әнвәр Гыйсметдиновның абыйсы язучы, шагыйрь Дамир Гыйсметдинов та катнашты. Ул да заманында шушы мәктәпне тәмамлаган булган. Мәктәп администрациясе форсаттан файдаланып, биредә күптән түгел генә ачылган татар теле һәм әдәбияты сыйныфында язучы белән очрашу оештырды. Дамир Гыйсметдинов аларга китапларын, видеодискларын бүләк итте.

Кеше китә, җыры кала дигәндәй, Әнвәр Гыйсметдинов кыска гына вакыт эчендә (бу дөньядан 47 яшьтә киткән) шактый игелекле гамәлләр башкарган, зур уңышларга ирешкән, бу тормышта тирән вә якты эз калдырган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*