tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә көрәш бәйрәме узды
Теләчедә көрәш бәйрәме узды

Теләчедә көрәш бәйрәме узды

16 ноябрь көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге узды. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты.

Көн буе дәвам иткән һәм ун үлчәү авырлыгында барган ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ярышларны ачу тантанасында элеккеге легендар көрәшчеләребезнең берсе, республикабызның атказанган тренеры Марат Әхмәдиев, район прокуроры Рим Сөнгатуллин һәм чараның сәбәпчесе Расих Габдрахманов катнашты.

Расих Әхмәт улы сүз алып, яшь көрәшчеләребезгә уңышлар, имин бәйгеләр теләде. Тантанага яшь җырчы һәм көрәшче Морат Галләмов, үзешчән җырчылар –  Алмаз Гайфуллин белән Азат Шәйхиевларның дәртле җырлары бәйрәм рухы өстәде. Соңрак мавыктыргыч көрәш ярышын танылган хоккейчы, “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов та тамаша кылды. Ул яшь көрәшчеләребез алдында чыгыш ясап кына калмыйча, көндәше Расих Габдрахманов белән берлектә үзенең көрәшә белү осталыгын да күрсәтте. Моннан тыш, танылган хоккейчы Боз сараенда яшь хоккейчылар белән күрешергә, фоторәсемгә төшәргә дә өлгерде.

Яшь спортчылар исә көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче, Олы Мәтәскә, Баландыш һәм Иске Җөри мәктәпләре командалары лаек булды.

Фәнил Нигъмәтҗанов
tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*