tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тренер Этери Тутеридзе командасы Алинә Заһитованы 18 яшь тулу белән котлады
Тренер Этери Тутеридзе командасы Алинә Заһитованы 18 яшь тулу белән котлады

Тренер Этери Тутеридзе командасы Алинә Заһитованы 18 яшь тулу белән котлады

Бүген фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең 18 яшьлеген билгеләп үтә. Тренер Этери Тутеридзе командасы үз тәрбияләнүчесен балигъ булуы белән котлады. Котлау шигырьләр белән Instagram челтәрендәге битендә урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы үзенең спорт карьерасын туктатып тору турында белдерде.

Шуңа да карамастан, Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты фигуралы шуу буенча ил җыелма командасы составына фигуристканы киләсе сезонда ярышларда катнашу өчен кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*