tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең “Дуслык” хоккей командасы җиңү яулады
Түбән Новгород өлкәсенең “Дуслык” хоккей командасы җиңү яулады

Түбән Новгород өлкәсенең “Дуслык” хоккей командасы җиңү яулады

Кызыл Октябрь районы данын хоккей буенча Сечен районы башлыгы кубогының ачык чемпионатында яклаучы “Дуслар” командасы, Сеченның “Йолдызлы” ФСКсында “Сафаҗай”ны 4:1 исәбе белән отып, чемпион исемен яулады. Бу хакта “Туган як” газетасы редакциясе хәбәр итә.

Хәлиткеч уенны карарга Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм Уразавылдан бихисап җанатарлар да килгән иде. Уеннан соң,  Халит Мөхәммәт улы чишенү бүлмәсенә кереп, команданы җиңүе белән котлады, һәрбер уенчыга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Ә “бәхетле” түбәтәйне Ринат Әндәрҗанов командасы капитаны Рамил Мусинга тапшырды, чөнки дүрт алканың икесен нәкъ ул кертте һәм, гадәттәгечә, нәтиҗәле уен күрсәтте. “Дуслар”ны җиңүгә рухландырып торды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*