tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Эльвир Якупов истәлегенә турнир узды
Ульяновскида Эльвир Якупов истәлегенә турнир узды

Ульяновскида Эльвир Якупов истәлегенә турнир узды

Ульяновскиның «Новое поколение» спорт комплексында дзюдо көрәше буенча хәзер инде традициягә кергән шәhәр турниры үтте. Ярышлар Эльвир Якупов истәлегенә багышланды.

Әлеге турнир беренче тапкыр 2000 елда СОБР хезмәткәрләре hәм Эльвир Якупов егет вакыттан ук тренировкаларга йөргән «Мужество» спорт клубы инициативасы буенча оештырыла. Хәзер турнирда Ульяновск өлкәсе командалары белән беррәттән, илебезнең башка регионнары вәкилләре дә катнаша.

Күркәм чараны Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Марат Гафуров ачып җибәрде.

Спортчыларны кайнар сәламләп, Марат Гафуров болай диде:

“Шундый спорт турнирлары яшь кешеләргә cәламәт яшeү рәвеше алып барырга этәргеч ясый hәм үсеп килүче буынны хокук тәртибен саклаучыларның батырлыгы hәм тәвәккәллеге, кыюлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөмкинлеге бирә. Бүген без хезмәт бурычларын үтәгәндә, дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итеп, терроризмга каршы көрәштә батырларча hәлак булган СОБР хезмәткәрләрен искә төшерәбез. Без үзебезнең сугышчан иптәшләребезне онытмыйбыз, хәтерлибез hәм гомерләрен дә кызганмыйча үзләренең хезмәттәшләрен коткарган ышанычлы дуслар тәрбияләгән өчен аларның гаиләләрәнә рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Хокук тәртибен саклаучыларның шәхси батырлыгы hәм югары профессиональлеге, геройлыгы hәм курку белмәве, туган илебез хакына газиз гомерләрен дә кызганмавы hәрвакытта да үрнәк булып торачак. Ихтыяр көче, максатчанлык hәм бернигә дә карамастан җиңүгә омтылу – махсус подразделениеләр сугышчылары hәм чын спортчылар менә шушы сыйфатлары белән башкалардан аерылып торалар”.

Турнирның шәрәфле кунаклары – өлкә УВДның шәхси состав белән эшләү буенча идарә начальнигы Алексей Жуков белән шәhәр хакимиятенең физик культура hәм спорт идарәсе башлыгы Алла Никитина спортчыларга уңышлар теләделәр.

2006-2008 елларда туган 140 егет hәм кыз төрле үлчәү категорияләрендә үзләренең командаларын тәкъдим итте. Яшьләр ике көн дәвамында үзләренең осталыкларын, көрәш техникасын күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Ульяновск өлкәсе вәкилләре танылды. Аларны медальләр hәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*