tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды
Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды

Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды

Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды. Өченче тапкыр уздырылучы әлеге турнир герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланганлыктан, бәйге аның шигырьләре һәм хәрби тематикага язылган җырлар белән башланып китте. Бәйгене оештыручылар Муса Җәлил исемен һәм аның иҗатын халыкка киңрәк күләмдә җиткерү, балаларны аның әсәрләре белән якынрак таныштыру максатыннан шагыйрьгә багышлап китап күргәзмәсе дә ачканнар. Фикерләү сәләтен арттыра торган әлеге ярышка кем әйтмешли малае да, бабае да килгән.

Яшьләре 10 нан алып 79 га кадәр. Беренче разрядлы шахматчы Заһит ага Миннебевисә шахмат тактасы артына беренче тапкыр 6 яшендә утыра. Үзе әйтмешли “кече яшьтән үк шахмат җене кагылган” Заһит абый бүген уен фигуралары белән “Син” дип сөйләшә. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән бу бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Узган ел анда берничә кеше генә катнашкан булса, быел аларның саны берничә дистәгә җиткән. Күренеп тора, бәйге халык арасында киң танылу ала. Алдагы елны әлеге турнир шәһәр кысаларында гына уздырылган булса, быел авыл районнарыннан да анда катнашырга теләк белдерүчеләр байтак. Айсә Арифуллин ерак дип тормаган, 240 чакрым араны узып Иске Кулаткы районыннан килгән.

Үзләрендә дә 9 ел элек “Ак ладья” дигән шахматчылар клубы оештырганнар. Биш сәгатьтән артык барган ярышка йомгак ясаганнан соң, нәтиҗә түбәдәгечә. Ир-егетләр арасында беренче һәм икенче урыннарны Ульяновск шәһәреннән Мәлик Абдуллаҗанов белән Мурат Миллибаев бүлештеләр, өченче урынга Чынлыдан Нариман Микеев чыкты. Балалар арасында беренчелекне өченче сыйныф укучысы Марсель Хәлиуллов алды. Аларга оештыручыларның дипломнары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды. Ун яшьлек Рөстәм Гатауллов та бүләксез калмады, ул бәйгедә “Иң яшь катнашучы” дигән дипломга һәм бүләккә лаек булды.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*