tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия авыллары Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды
X Бөтенроссия авыллары Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды

X Бөтенроссия авыллары Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды

Самара өлкәсе Камышлы авылында узган Сабан туенда көрәшкә Россиянең иң көчле батырлары килгән иде. Бил алышу шактый кызу барды. Алар берьюлы ике мәйданда көрәшә. Сабан туеның абсолют батыры исемен Сабан туе ахырына кадәр зур түземсезлек белән көттеләр. Әлеге исемгә Мари Эл республикасыннан Муса Галләмов лаек булды. Аңа Татарстан Президенты бүләге – “Лада Гранта” автомобиле ачкычын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.

Абсолют батыр игълан ителгәннән соң, Бөтенроссия авыллары Сабан туе эстафетасын да тапшырдылар. XI Бөтенроссия авыллары Сабан туе киләсе елга Татарстанның Мөслим районында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*