tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта
Удмуртиядә яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта

Удмуртиядә яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта

Яшьләр – балаларга. Удмуртия республикасының Яшьләр парламенты түләүсез спорт секцияләре ача. Аның максаты – балаларны мөмкин кадәр спортка күбрәк тарту. Анда аз керемле гаиләләрдән булганнар да шөгыльләнә ала. Парламентның физик тәрбия һәм спорт комитетын татар егете Данат Юнысов җитәкли. “Республикада спортны үстерү максатыннан, нидер эшлисе килә. Ул беренче чиратта балалар катнашырлык, аларны кызыктырырлык булсын. Тренерлар – хезмәттәшләребез, дусларыбыз. Проект – безнең инициатива, без – сәламәт буын үссен өчен җан атучылар, ” – дип сөйләде ул.

Яшьләрнең максаты – кунекмәләр бирү, көрәш техникасына өйрәтү. Аннары малайлар үзләренең күңеленә хуш килгән төрне сайлап ала алачак. Ушу, ирекле көрәш, кикбоксинг, самбо – дәресләрне атнага ике тапкыр профессионал тренерлар алып барачак. Тренировкалар хәзергә 7 яшьтән өлкәнрәк малайлар өчен генә. Спорт залын Удмуртия мөфтияте бирә. Шөгыльләнү бушлай, якын-тирәдә яшәүче малайлар беренче көнне үк зал тутырып җыелды.

Аңлашыла да, Ижауның татар бистәсендә спорт секцияләре юк диярлек. Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов үзенең улы Абдулланы алып килгән. “Киләчәктә татар көрәшенә йөртергә ният бар, аңарчы үсеш булсын дигән теләк белән алып килдем. Көрәш ир-атларга кирәкле сыйфатлар тәрбияли ул. Безнең өчен бушлай, өйгә якын булуы да әйбәт,”- диде. “Өйдә утырганчы, монда йөрүең күпкә яхшы,”- дигән фикердә Рамазан Вәлиев, киләчәктә спортны сайлау теләге бар. Хезмәттәшек итәрлек тренер табылган очракта, татар көрәшен дә кертергә уйлыйлар.

Фанзиля Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*