tatruen
Язмыштан узмыш юк

Язмыштан узмыш юк

“Рубин”да, ниһаять, Казанда туып-үскән татар егете пәйда булды. Казан клубы 32 яшьлек һөҗүмче Руслан Мөхәммәтшин белән килешү төзеде. Узган сезонда “Мордовия”дә уйнаганда 11 туп керткән уенчы Россия футболындагы иң кызык спортчылардан санала. Чөнки футбол белән ул чын-чынлап 23 яшендә генә шөгыльләнә башлый. Ә аңа кадәр Руслан баскетбол уйный.

Сер түгел, Казанның футбол командасын составында җирле егетләр булмаганы өчен еш тәнкыйтьлиләр. “Рубин”да татар уенчылары булмауга дә дәгъва белдерүчеләр юк түгел. Дөрес, бу мәсьәләне хәл итү белән башкала клубының интернатында шөгыльләнәләр. Әмма берьюлы ил чемпионатында һәм Европа ярышларында чыгыш ясаган команданың төп составына эләгерлек уенчылар тәрбияләү җиңел һәм тиз арада гына башкарып чыга алырлык эш түгел.

Шуңа күрә “Рубин”дагылар читтә туып-үскән татар футболчыларын да чакыргалады. Тик алар командада үз урынын таба алмады. Казанда туып-үскән һәм Россия футболындагы иң өметле сакчылардан саналган Ленар Гыйльмуллин исә моннан берничә ел элек куркыныч һәм серле фаҗигадә һәлак булды.

Марат белән Динияр килми

 Соңгы елларда Казанга Марат Измайлов белән Динияр Билалетдиновны чакыру турында сүзләр еш ишетелде. Әмма Мәскәү “Локомотив”ында төп уенчылардан саналган Марат Португалиядән кайтырга җыенмый. Динияр исә Англиядә чыгыш ясаганнан соң “Спартак”та уйный башлады. Күптән түгел аның “Рубин”га күчү ихтималы барлыгы хакында янә хәбәрләр булды. Әмма бу мәгълүматны рәсми рәвештә раслаучы табылмады. Футболчының әтисе Ренат Билалетдинов исә улының Мәскәүдән беркая да китәргә җыенмаганын әйтте. Икенче яктан, кече Билалетдинов үзе дә элеккеге уенын күрсәтә алмый. Аны җәрәхәтләр дә еш борчый.

Заводка барырга җыенган

 Ләкин Казан клубында барыбер татар уенчысы пәйда булды. “Рубин” 32 яшьлек һөҗүмче Руслан Мөхәммәтшин белән килешү төзеде. Инде яшь уенчы саналмаса да, футбол белән кызыксынучылар аның турында әле берничә ел элек кенә ишетте. Чөнки Мөхәммәтшин спорттагы карьерасын баскетболчы буларак башлый. 1981 елда Казанда туган спортчы баскетбол белән 6 яшендә үк шөгыльләнә башлый. Инде мәктәпне тәмамлаганчы ук УНИКС-2 уенчысына әверелә. Ә Казан дәүләт университетына укырга кергәч, Түбән Новгородтагы НБА командасы өчен уйный, соңрак Ижауда чыгыш ясый.

“Ул вакытка кадәр футбол белән артык кызксынмый идем. Дөрес, 12 яшьлек чагымда әтием мине футболга да җибәреп карады. Әмма бер ай туп типкәннән соң мин кире баскетболга кайттым, – ди Руслан үзе. – Ә Ижауда чыгыш ясаганда баскетболдан да арганлыгымны сиздем. Казанга кайтып, укуны тәмамларга булдым”. 2004нче ел була бу. Шунысы кызык, егет әнисе эшләгән заводка барып юрист хезмәтенә тотынмакчы була. Әмма өлгерә алмый кала. Шул вакытта аны иптәшләре Чистайның футбол командасы өчен уйнарга чакыралар. Әле яз көне генә тупны кәрҗингә атып йөргән спортчы җәен инде аны капкага тибә башлый.

Озакламый Русланны “Рубин” мәктәбендә шөгыльләнгән энесе Рөстәм аркылы футбол клубына чакыртып алалар. Ә Руслан бармый. Чөнки аның имтиханнар тапшырасы була. Командага ул кыш көне генә барып эләгә. “Футболдагы язмышымны инглиз уенчысы Питер Краучныкы белән чагыштырырга була. Ул да футболга соңарып кына килә. Яшьләр командасына да аны көләр өчен генә алганнар. Ә ул тота да уйный башлый”, – ди футболчы.

Энесенә каршы уйнармы?

Руслан өч ел дәвамында “Рубин-2”да уйный, әмма төп командага эләгә алмый. Ул Ижауның “СОЮЗ-Газпром”, соңрак “Мордовия”гә күчә. Нәкъ менә Саранскида Руслан бөтен илгә танылу ала. Икенче лигада 19 туп кертеп, Мөхәммәтшин бу турнирның иң яхшы уенчысы исеменә лаек була.

Бер ел элек исә ул Милли футбол лигасында 31 туп кертә һәм янә турнирның иң яхшы бомбардирына әверелә. Премьер-лигада аның исәбендә 11 гол бар. Берсен ул “Рубин” капкасына кертте. Саранск клубы премьер-лигадан тө¬шеп калгач, Русланның Казанга кайтуы турында сүз чыкты. Озакка сузылган бигесезлектән соң, ниһаять, 30 август көнне Мөхәммәтшин “Рубин” белән килешү төзеде. Кайбер мәгълүматларга караганда, мәсьәләне ике республика җитәкчесе дәрәҗәсендә хәл иткәннәр. “Мин туган шәһәремә футбол уйнарга, командага ярдәм итәргә кайттым. Составка эләгер өчен көндәшлек зур икәнен яхшы аңлыйм. Аның каравы, кызык булачак. Чөнки уйнар өчен көчем бар әле, – ди футболчы.

– Үземне 32 яшьлек кеше дип хис итмим дә. Бәлки тәҗрибәле футболчылар шулай дип әйтәдер дә, тик мин бит әле футболга күптән түгел генә килдем, шуңа күрә ветеран санала да алмыйм. Футболдагы карьерам башланып кына килә әле. Яшермим, “Мордовия” премьер-лигадан төшеп калгач, башка командаларга чакырулар да булды. Әмма мин күчеп йөрергә ярата торган кеше түгел. Шуңа күрә Казанга китү мөмкинлеге генә кызыксындырды”. Ә энесе Рөстәм “Мордовия” өчен уйнавын дәвам итәчәк. “Без Рөстәм белән беренче мәртәбә төрле командалар өчен чыгыш ясыйбыз, – ди “Рубин”ның яңа һөҗүмчесе. – Әмма футболчыларның язмышы шундый. Кайчан да булса барыбер мондый вакыйга булырга тиеш иде. Рөстәм минем көчлерәк командага күчкәнемә сөенә. Икенче яктан, ул “Мордовия” белән кабат премьер-лигага чыгу өчен көрәшә”.

Илнар Хөснуллин
“Халкым минем”, сентябрь 2013

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*