tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй көрәшчеләре көрәш турнирының җиңүчесе булып танылды
Зәй көрәшчеләре көрәш турнирының җиңүчесе булып танылды

Зәй көрәшчеләре көрәш турнирының җиңүчесе булып танылды

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар төгәлләнде.

Узган елгы чемпионнардан Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе) белән Сергей Павлик (Зәй) кына үз титулларын саклап кала алды. Калган биш авырлык үлчәвендә яңа батырлар пәйда булды: чемпион исеменә Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Ислам Фәләхов (Алабуга), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Радик Сәлахов (Зәй) лаек булды.

Командалар арасында беренче урынны Зәй районы көрәшчеләре яулады. Икенче урында – Теләче, өченчедә Кукмара районы командасы.

Исегезгә төшерәбез, быелгы турнирда 51 командадан 305 көрәшче бил алышты.

Фәрит Салихов,   “Татар-информ”,

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*