tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Кадер кичен зурлап каршы алдылар
Сургутта Кадер кичен зурлап каршы алдылар

Сургутта Кадер кичен зурлап каршы алдылар

Изге Рамазан ае үзенең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичен яшереп тота.Бу кичнең кадерен тормышында күп авырлыклар аша зур уңышларга ирешкән, бу кичнең кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя аладыр.Бу көнне исә мөмкин булган кадәр мохтаҗларга ярдәм итеп, Коръән укып,гыйбәдәт кылып үткәрергә кирәк.Чөнки бу кичен Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер.

31 май көнне шәһәребез мәчетендә, Сургут шәһәре «Техтранссервис» компаниясенең генераль директоры Миндар һәм бертуган Фазыл Әгъләмовлар исеменнән хәйрия – ифтар мәҗлесе узды. Кичәнең кадерле кунаклар исәбендә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мөхтәрияты рәисе Ульбеков Р.,Ханты-Мансий автономияле округының милли-мәдәни мөхтәрияты рәисе урынбасары Садыйков Р., ХМАО-Югра төбәгенең “Көрәш” Федерациясе президенты Шәймәрданов Ф.,татар оешмасы вәкилләре, активистлары, “Техтрансервис” компаниясе эшчеләре, мәчет әһелләре, бик күп ак яулыклы апалар бар иде. Авыз ачу – ифтар мәҗлесендә бу көнне барлыгы 120дән артык кеше катнашты.Изге Мәккә җиреннән кайткан зәм-зәм суыннан авыз итте.

Мәҗлесне Ханты-Мансий автономия Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир хәзрәт Саматов Сургут мөселманнарына Изге Мәккә җиреннән Хаҗ сәламнәрен җиткерде. Изге Рамазан ае уңаеннан тәбрикләвен ирештерде, күркәм мәҗлесне оештырган өчен бертуган Миндар һәм Фазыл Әгъләмовларга рәхмәтләрен әйтеп, бу көннәрнең фазыйләтләре, өстенлекләре турында сөйләде.Үз чыгышында ул аларның Сургут татарларына гына түгел, милли бәйрәмнәребезне оештыруда даими иганәчелек ярдәме күрсәтүләрен күпләргә үрнәк булып торуында азсызыклап үтте. Яшерен – батырын түгел бертуган Әгъләмовлар тоткан “Техтранссервис” компаниясендә 300гә якын кеше эшли.Шуларның 70 процентын татарлар тәшкил итә. Арада башка милләт кешеләре дә эшли. Менә күпмедер вакыттан соң алар да татарча сөйләшә башлый. Милләттәшләребезнең туган телебезгә дә ихтирамы зур.

130 кешегә исәпләнгән аш-сулы табын артында вәгазьләр белән беррәттән, ифтар ашлары уздыру дәвамлы булсын дигән теләкләр дә әйтелде. Ифтар мәҗлесе тәмамлангач, анда катнашучылар, шәһәребез киләчәктә дә имин яшәсен, чәчәк атсын, Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар гаиләсенә исәнлек-саулык,бәрәкәтле тормыш, эшләрендә зур уңышлар, халкыбыз шулай дус-тату яшәсен дигән теләк-ният белән, бергәләп дога кылдылар. Чынлап та: бертуганнар, Миндар, тормыш иптәше Гөлфия ханым, Фазыл, тормыш иптәше Рәшидә ханымнар кебек тату, матур гаиләләр арабызда күбрәк булуын миндә чын күңелемнән телим. Алар кебек чын татар җанлы шәхесләр күбрәк булса татар халкы, милләте, туган теле югалмаячак.Кадер кичендә теләгән барлык теләкләр тормышка ашсын! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!Амин!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*