tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә “Мулла” фильмын күрсәтәчәкләр
Свердловск өлкәсендә “Мулла” фильмын күрсәтәчәкләр

Свердловск өлкәсендә “Мулла” фильмын күрсәтәчәкләр

15 нче мартта Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә Кино йортының зур залында Татарстан киносы көннәре ачылачак. Тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Мулла» нәфис фильмы күрсәтелә.

Фильмның сюжетында хәзерге заманның яшь мулласы  һәм аның имансызлыкка, агрессиягә каршы көрәше ята. Төп рольләдә Рамил Фазлыев, Марат Бәшәров.

Керү ирекле. Башлану вакыты 19.00 сәгатьтә.
Рус телендә сөйләшүчеләр дә аңлаячак. Экранда фильмның тәрҗемәсе бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*