tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсенең «ЯШЕН» Татар яшьләре иҗтимагый оешмасына 12 яшь тулды

Свердловск өлкәсенең «ЯШЕН» Татар яшьләре иҗтимагый оешмасына 12 яшь тулды

Яшьләр оешманың туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә. Шимбә көнне 3 августта җәйге форумнарга китмәгән “яшен”леләрнең бер өлеше табигать кочагына җыелды һәм туган көнен билгеләп үтте. Чарага оешманың «картлары» да чакырылган иде, дип хәбәр итә Свердловск яшьләре социаль челтәрләрдә.

“ЯШЕН ” оешмасы иң башта интернет киңлекләрендә барлыкка килә. 2003 елда tatural.ru сайты булдырыла һәм акрынлап аның тирәсендә татар яшьләре җыела башлый. 2006 елда аралашу Вконтакте төркеменә күчә. Ләкин виртуаль хат язу гына җитми, егетләр һәм кызлар 6 декабрьдә очрашу оештыра. Соңрак алар Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллегендә дә булалар.

Шулай итеп, алга таба яшьләр итернетта да, тормышта да актив аралаша башлый:  бергәләп татар дискотекаларына, татар эстрадасы йолдызларының концертларына баралар, Казанга да сәфәр кылалар. Биредә узган “Татар яшьләре көннәре”ндә иҗтимагый оешма булдырырга кирәк дигән карарга киләләр һәм үзләренең Уставларын да кабул итәләр. «ЯШЕН» оешмасы әнә шулай барлыкка килә, аның эшчәнлегенең максатлары һәм төп юнәлешләре билгеләнә.

Оешманы гамәлгә куйган яшьләрнең күбесе хәзер инде гаилә корганнар һәм җәмәгать эшчәнлегеннән читләшкәннәр. Эшне яңа буын алып бара. Партнерлар белән берлектә тормышка ашырыла торган яңа проект — «Урал Йолдызы» яшьләр форумы. Ул Свердловск өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән яшьләрне җыячак. Тарих дәвам итә…

yashen.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*