tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)
Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)

Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)

Сүзләр, китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман озын юл үтә. Иң әүвәле ул язу­чының кан тамырлары буйлап буыннар хәтере рәвешендә ага-ага да, ә беркөнне, кояш нурыннан шартлап ярылган бөре кебек, яшәүгә хокук дәгъва итә башлый. Шул мизгелгә каләме әзер булган кеше, үзе дә сизмәстән, иҗат тоткынына әверелә.

Нәбирә Гыйматдинова – бик яшьли сүз хастасына әве­релгән кеше. Бүген аның уз­ган юлга әйләнеп карар вакыты түгел, бәлки әле, кире­сен­чә, канәгатьлек китергән иҗаттан дәрман алып, яңа­дан-яңа үр­ләрне яулар заманы. Шуңа күрә, әдәбият басуында утыз елдан артык тир түккән каләм иясенә, ерак дистан­циягә йө­герешче кебек, бер-ике йотым сихәтле дан шәра­бын эчеп аласы да, тирән сулыш алып, алга таба ыргыласы. “Дан шә­рабы“ның касәсе исә җәмә­гатьчелек кулында. Әнә бит каләмдәш дуслары да, мәй­данга ирләр белән тигез алышка чыккан иҗатчы­ның хезмә­тен бәяләр­гә вакыт, ди­гән фи­кердә ныгыганнар. Татарстан Язучылар берлеге идарә­се 2013 елда республи­каның Тукай бү­ләгенә Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итте.

Бу яңалыкны ишеткән гап-гади китап сөючеләр җиңел сулап куйды: ниһаять! Бик вакыт! Китапханәчеләр, Нәбирә Гыйматдинова китапларын ха­лык бик сорый, хәтта ки кулдан төшерми, диләр.

Нәбирә Гыйматдинова ки­тапларының җәлеп итү көче, яратылып укылу сере, яшермим, күп иҗатчыларны уйландыра. Югыйсә бер сере дә юк кебек. Язучыга фәкать үзе тасвирларга алынган каһар­ман­нарның психологиясен аңлый алырга да ул персонаж яшәгән мохитне “шагый­ранә ялган“га төрә белергә генә кирәк. Тик ул “ялган“ укучыны ышандырсын, мавыктырсын һәм һәр “ялган“­ның төбендә яткан чынлыгы белән тет­рәндерсен генә. Нә­бирә Гыйматдинова андый тыл­сымга башлангыч чорда язылган “Сихерче“ бәяны бе­лән үк иреште.

Әй бәхәсләр кайнар булган иде дә соң “Сихерче“ ти­рә­сендә. “Сихер“ кодрәте язу­чының бөтен иҗатын бө­те­реп алып китәр кебек иде. Әмма Нәбирә ханым үзен “си­хер-тылсым белгече“ статусыннан аралый алды. Алай гына да түгел,тормышны, ке­шеләрнең күңел тирбәлеш­ләрен белеп язганда гап-гади тормыш ма­җарасының, яшәү рәвеше­нең дә укып туймас хикәят була алуын раслый алды ул.

Нәбирә Гыйматдинова кандидатурасына тукталу өчен, әлбәттә, җитди сәбәп­ләр тагын да бар иде. Әйтик, өч әсәре театр сәхнәсенә мен­гән язучы ки­тап­ларын укучылар сафын театр тамашачылары саны бе­лән дә киңәйтте. Туфан Миң­нуллин исемендә­ге Түбән Кама дәүләт театры әнә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бүре каны“ дигән спектакль белән иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән “Нәүрүз“ төрки телле театрлар бәй­гесендә катнашты, 2012 елда Төркия­нең Конья шәһәрендә уздырыла торган “Мең сулыш, бер аваз“ фести­валенә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән уйларга сала торган тамаша театр сәхнәләрендә 60 тапкыр уйналды инде. Әле сәхнәдән тиз генә төшмәс кебек. Әзәрбай­җанның театр тәнкыйтьчесе Севда Бабаева, Кыргыз милли академия драма театры режиссеры Замир­бәк Соронба­ев, Нәбирәнең иҗаты белән кызыксынып, Казаннан хәтта китапларын соратып алган. Нәбирә ха­ным­ның сәхнә күргән һәм бәхетле язмышка юлыккан әсәрләре хисабында Кәрим Тинчурин исе­мен­дәге драма һәм комедия театры куйган “Бер тамчы ярату“ да бар. “Кар өстендә күбәләк“ тә (“Сихерче” әсәре буенча) озын гомерле спектакль булып чыкты. Димәк, язучыбыз халык­ның рух дөньясын сугарып, нәти­җәле хезмәт итүче­ләр исем­легендә күптән лаек­лы урын алган икән ләбаса! Ә бит әле аның иҗатының кызган гына чагы. Китап киш­тәсенә инде 18 китабын тезеп куйган. Нәш­риятта 19 нчысы чыгып килә. “Идел“, “Казан утлары“ журналларында яңа бәяннары укучыга таба юл алган. “Китәм, димә“ дигән бәя­нына нигезләнеп төшерелгән 5 серияле телевизион фильм менә 12 ел инде тамашачыны зәңгәр экраннар каршына җыя. Киң катлау укучыны җәлеп итү, иҗаты белән кызыксындыра алу өчен язучы бик тирән белемле булырга тиеш. Нәбирә Гыйматдинова ел дәвамында Татарстан мәк­тәпләрендә бихисап оч­ра­шу­ларга йөргән арада фәл­сәфә, дин, психология өлкә­сенә караган хезмәтләр белән танышырга да, татар һәм рус тел­ләрендә чыккан әдәби әсәр­ләрне укып барырга да тырыша. Чит ил әдәбиятыннан да яхшы хәбәрдар. Ләкин, өлкән әдипләр иҗатына игътибар белән караса да, кумирлар булдырмаган, ягъни кемнең­дер иҗатына табыну, ияреп язу шаукымыннан азат. Ул бөек­ләргә хөрмәтен бүтәнчә чагылдыра. Әйтик, якташы Хә­сән Туфанга багышланган истәлек-альбом төзегән.

Нәбирә Гыйматдинова халык тарихының тирән катламнарына төшми. Фәкать ике буын эчкәрерәк кенә юрганны ачып карый. Безнең буын тарихны унҗиденче елдан да түгел, сугыштан соң гына языла башлаган дип белеп үсте. Нәбирә ханымның Шәң­кәлесе (“Китәм, димә“), Давыл апасы (“Синдә минем хакым бар“), Изге Коръәннең бер сүрәсе язылган китап битен сандык хә­зинәсе саклаган Солтан карты (“Беләсеңме, сагындым…“), иң каргалган нигезләрне догадан мәхрүм итмәгән Мөслимә әби (“Эз­ләмәгез Җирдән…“) кебек саваплы әбиләре татар каве­менә затсызлык кармавычлары үтеп керә башлаганчы сыйфатыбыз ниндирәк булганны чамаларга ярдәм итә. Китап укучы халык аның әсәр­ләренә шул югалган затлылыкны эз­ләп тә тартыла булыр. Һәм ул, үзе дә абайламас­тан, борчыла, мазасызлана, чистарыну чарасын эзли башлый. Игътибар иттегез микән – Нәбирә ханым бәяннары йә янгын белән төгәлләнә, йә янгын белән башланып китә. Явызлык оясы, яки каргалган нигез, яисә ашмаган өметләр әнә шул рәвешле дәһшәтле ялкын ризыгына әйләнә. Яңа тормыш чиста урында, янып тазарыну аша башлана, Һич­шиксез, анда яшь үлән үсеп чыгарга, яңа йорт бина кылынырга тиеш!

Нәбирә Гыйматдинова әсәр­­ләреннән гамьсез мәхәб­бәт тарихы гына көтү үзен акламас. Әле ул тарихларның барысы да “Беләсеңме, сагындым…“ бәянындагы кебек “…аңа табан килә. Килә!“ яки “Мәхәббәттә гөнаһ бар“дагы кебек әкияти Акбүз ат белән дә тәмамланмас. Бәяннарның “Эз­ләмәгез Җирдән“дәге кебек йолдызларга очкан шагыйрь җаны белән очрашу яисә “Китәм, димә“дәге кебек хәтер­дәге иң татлы хатирәне – бәхет балын татып караган бер ай гомерне гипноз тылсымы белән хәтердән юып нокта куелганнары да бар. Тормышның нәкъ үзендәге кебек.

Аек акылындагы яисә акыллы булып күренергә тырышучы кемсә җөрьәт итеп әйтә алмаган кыю сүзне “сә­ер“ләрдән әйттерү хәйләсе Нәбирә Гыйматдинова табышы гына түгел, әлбәттә. Аурупа әдәбияты хә­зер мондый “тел яшерү“гә мохтаҗ да түгел инде. Әмма безнең канга сеңгән саклык исән әле. Язучы әсәрләрендә­ге “сәерләр“­нең – Дәрвиш­нең, Шагыйрь­нең, Ди­вананың, Саш­каның, Пылаучы картның өстәмә вазыйфалары да бар. Татар фа­җигасе хакында ачыктан-ачык чаң кагуларны ишетергә теләмәгән бер заманда “сә­ер“­ләрнең вәхилә­ренә кем колак салыр икән соң?! Әм­ма әдәби әсәрнең көче дә шунда.

Һәлакәткә китергән чир­ләребезне беләбез анысы, беләбез! Тик менә дуңгыз кебек затсыз хайванны йортка кертүнең авылны корытуын бәреп әйтү өчен әдәби ка­һарман – дивана Петрович (“Бер тамчы ярату“), “Татар бетә! Татарның радиосын бе­терүдән башланды бу бетү!“ дип чаң кагарга дивана “радио“ Хәлил кирәк (“Имән тө­бендә кырмыска оясы“). Эчү­челек кебек ялмавызга каршы көрәшү өчен инде Хафиз кебек эш башында торган ирләрнең ярсуы зарур (“Синдә минем хакым бар“).

Бүтәнчә була да алмый. Чөнки әсәр ахырында тәртәгә тибә белгәннәрен исбатласалар да, Нәбирә Гыйматдинова бәяннарының каһарманнары – һөнәрнең дә нәфисен сайлаган нечкә тоем ияләре. Балерина (“Китәм, димә“), рәс­сам­нар (“Эзләмәгез Җир­дән…“, “Бер тамчы ярату“), артистка (“Тәкъ­дир“), укытучылар, га­лимәләр… Гомумән, ха­тын-кыз болай да ярдәмгә мохтаҗ зат санала бит инде ул. Гәрчә Зәмзәмия кебек (“Икебезгә дә авыр“) мылтык тәтесенә басарга тәвәккәлли ала торганы булса да… Шуңа күрә микән әллә Нәбирә Гыйматдинова бәяннарына татар халкының тотемы саналган киекне – бүрене, әкияти ак еланны кертә. Әмма бу мутантлана барган дөньяны алар гына коткара алыр ми­кән? Нәфис затлар, уалырга торган хисси дөнья каршысына үгез кебек кара маң­гайлы машиналар, тавышсыз гына дошманын юлдан алып ташлый торган ату кораллары чыга. Юк итү, изү кораллары арсеналында бит әле тагын дөньяның үзе кебек борынгы куркаклык, эчүчелек, хыянәт, байлыкка табыну, наданлык, хөсетлек дигәннәре бар. Шу­ларның барысын бергә Җир йөзеннән себереп түгү өчен Табигать кодрәте дә, мең сихерченең әфсене дә кирәк. Димәк, Нәбирә Гыйматдиновага язарга да язарга әле. Татар укучысын китаптан биз­дермәү өчен көл булганчы янарга – язарга!

Автор:  Асия Юнысова
Чыганак: “Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*