tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихыбызны барлап
Тарихыбызны барлап

Тарихыбызны барлап

17 ноябрь көнне Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында форум узды. Ул Кама аръягы татарларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә актуаль проблемаларны ачыклауга багышланды. Форумны Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты “Мәгариф” журналы белән берлектә оештырды.

Форумга Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, А.Халиков исемендәге археология институты галимнәре, күрше-тирә районнарның тарих укытучылары, матбугат үзәге журналистлары һәм гимназия-интернатның югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Чарада катнашучыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде.

– Бүгенге форум – бик кирәкле чара. Бүгенге көндә яшьләрне, бигрәк тә үсеп килүче буынны нигезле итеп тәрбияләү, аларда туган телебезгә һәм милләтебезгә карата ватанпәрвәрлек хисләре тудыру – безнең бурычыбыз. Ә мондый хисләрне бары тик үткәнебезне барлап, тарихыбызны өйрәнеп кенә тәрбияләп була, – диде ул.

Форумда чыгыш ясаучы галимнәр, археологлар Кама аръягы районнарының бик үзенчәлекле төбәкләр булуын билгеләп үттеләр.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*