tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык университет татар дәүләтчелеге тарихына багышланган курста бушлай катнашырга чакыра
Ачык университет татар дәүләтчелеге тарихына багышланган курста бушлай катнашырга чакыра

Ачык университет татар дәүләтчелеге тарихына багышланган курста бушлай катнашырга чакыра

Ачык университет – ул татар телендә өстәмә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк дип көтелә. Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Открытая школа” оешмасы.

Ачык университет кысаларында 9 февраль көнне “Каһаннан алып Казан ханына кадәр” дип аталган Урта гасыр татар дәүләтчелеге тарихына багышланган беренче курс башланып китәчәк. Курсның максаты – татар халкы тарихы буенча системалы белем бирү, халык арасында аны популярлаштыру; татар телендә белем бирүне актуальләштерү.

Татар халкының дәүләтчелек тарихы Урта гасырларның башлангыч чорыннан алып аның ахырына кадәр дәвам итә. Ул һун берләшмәләре, Төрки каһанлыклардан башланып, Идел буе Болгары, Алтын Урда, татар ханлыкларына барып тоташа. Мең елдан артыкка сузылган бу вакыт аралыгында бүгенге татарларның әби-бабалары ничек яшәгән, нинди телдә сөйләшкән, күрше дәүләтләр белән нинди мөнәсәбәтләр корган? Ике ай дәвамында барачак әлеге курс шушы һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.

Дәресләр атнага ике тапкыр – дүшәмбе (18.30 – 20.00) һәм шимбә (13.00 – 16.00) көннәрендә узачак дип көтелә. Һәр дәрес аерым темага багышланган. Лекцияләрне чорга бәйле махсус лекторлар, бу өлкәнең белгечләре, Фаяз Хуҗин, Хатыйп Миңнеголов, Дамир Исхаков, Азат Ахунов кебек атаклы галимнәр укыячак.

Тарих белән кызыксынучы, тарих буенча системалы белем булдырырга теләүче һәркем әлеге курсны уза ала. Яшь чикләүләре юк. Курсны уңышлы тәмамлаучыларга махсус таныклык (удостоверение о повышении квалификации установленного образца) тапшырылачак . Алган белемнәрне тыңлаучылар үзләренең төп белгечлекләрендә, авторлык проектларында, эшендә яки көндәлек тормышында куллана алачак.

Элемтәләр өчен телефон: 89172437896 Эльза Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*