tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта узачак фәнни конференциядә югалган татар авылларын барлаячаклар
Актанышта узачак фәнни конференциядә югалган татар авылларын барлаячаклар

Актанышта узачак фәнни конференциядә югалган татар авылларын барлаячаклар

Айгөл Шәйхлисламова). Актанышта 14-15 июньдә узачак “Ык елгасы бассейнында тарихи үсештә кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары” фәнни-гамәли конференциясендә татар авылларын саклап калу проблемасы күтәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә оештыручылар сөйләде.

“Бүгенге көндә Россиядә татар авылларын саклап калу иң актуаль проблемаларның берсе. Алар 4 меңгә якын. Россиядә күпләп авыллар юкка чыга. Карта буенча карасак, су буендагы авыллар күбрәк саклана, чөнки бу аларның тарихы бик борынгы. Тарихын белгән кеше генә, киләчәген оештыра ала”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Профессор, археолог Альберт Борһанов әйтүенчә, юкка чыккан авылларның да, исән калган авылларның да, яңа төзелгәннәренең дә паспортлары булырга тиеш.
“Бүгенге көндә тормыш кору өчен тарих, җир-су байлыгы, кеше капиталы төп этәргеч булып тора. Шулар булганда, технологияләр дә, модернизацияләр дә, башка проектлар да хәрәкәткә киләчәк. Кеше үзе булмаса, аның мәдәнияте һәм тарихы булмаса бу җирдә, ул кешегә бернәрсә дә кирәк түгел, ул битараф кеше була. Бу конференция – күпмедер дәрәҗәдә аңлату эше дә”, – диде Фәрит Уразаев.

Фәнни-гамәли конференциягә Татарстан, Башкорстан, Оренбург өлкәләрендәге районнардан кунаклар килергә тиеш. “Казаннан һәм Татарстан районнарыннан йөзгә якын кеше булачак дип уйлыйм. Башкортстаннан, Оренбургтан 12 кешелек делегация язылган. Магнитогорск, Омск, Волгоградтан һәм башка төбәкләрдән кешеләр килергә тырыша”, – диде Альберт Борһанов.

Килгән кунакларны Актаныш татар гимназиясе, музейлар, “Бүләк” лагере белән таныштырачаклар. Агыйдел елгасы буйлап паромда йөртәчәкләр. 16 июнь көнне алар Ык буе татар авыллары Сабан туенда катнаша. Анда алар Татарстан, Башкорстан, Оренбург районнары авыллары тарихы белән танышачак. Соңыннан кунаклар Ык буе авыллары сабан туенда катнаша.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*