tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач архив бүлеге беренче тапкыр районда “Шәҗәрәләр агачы” бәйгесен уздыра
Балтач архив бүлеге беренче тапкыр районда “Шәҗәрәләр агачы” бәйгесен уздыра

Балтач архив бүлеге беренче тапкыр районда “Шәҗәрәләр агачы” бәйгесен уздыра

Балтач архив бүлеге район күләмендә беренче тапкыр “Шәҗәрәләр агачы” дигән бәйге оештыра. Бу хакта Балтач районының архив бүлеге җитәкчесе Рүзилә Ильясова “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Бу бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Гаризалар кабул итү бүген тәмамлана. Барлыгы утыз җиде эш кабул ителде. Бәйге биш яшь категориясендә уздырыла. Һәрберсеннән бер җиңүче ачыкланачак. Аларның эшләре Казанга китәчәк. Берсекөнгә комиссия әгъзалары, кабул ителгән эшләрне карап, җиңүчеләрне билгелиячәк”, – диде Рүзилә Ильясова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, катнашучылар шәҗәрәләрне кәгазь вариантта, аппликация формасында, агачны яндырып рәсем ясау технологияләрен кулланып төзегәннәр.

“Шәҗәрәләр агачы” бәйгесе биш яшь группасында уздырыла:
1. 1-4 сыйныфлар;
2. 5-8 сыйныфлар;
3. 9-11 сыйныфлар;
4. Профессиналь белем бирү оешмаларында белем алучылар;
5. 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Жюри әгъзалары бәйгегә кабул ителгән эшләрне теманы ачу ягыннан катнашучыларның иҗади якын килүләрен, нәсел буынының өйрәнелү, тикшеренү дәрәҗәсен, фәннилеген исәпкә алып бәяләячәкләр.

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*