tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстандагы иңкүркәм татар авылларының берсе Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел
Башкортстандагы иңкүркәм татар авылларының берсе Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел

Башкортстандагы иңкүркәм татар авылларының берсе Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел

Чакмагыш районының Сыерышбаш авылында бәйрәм тантаналары үтте. Башкортстан республикасындагы иң күркәм татар авылларының берсе Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел тулды. Шушы уңайдан биредә “Исәнмесез, авылдашлар!” дигән бәйрәм булды. Анда авыл халкы, районнан һәм башкаладан, ерак төбәкләрдән кайткан кунаклар катнашты.
Тантаналарны Корбан гаете көненә туры китереп үткәрү очраклы түгел. Авылдашларның җыелуы – бакыйлыкка күчкән өлкән буынны искә алу, аларның изге гамәлләрен барлау иде. Өч гасырдан артык вакыт элек нигез салынган бу авыл тарихы күренекле галим, ватанпәрвәр шәхес Касыйм ага Йосыпов тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. Эшсөяр ата-бабалары, аларның булдыклы дәвамчылары хакында галим берничә китап иҗат итте.
Әлеге вакытта сыерышбашлылар тулыканлы тормыш белән яши, иген үстерә, терлек асрый, яңа йортлар тергезә. Бәйрәм көнне авылга нигез салучылар хөрмәтенә куелган истәлекле һәйкәл-стела ачылды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*