tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без әтидән дүрт бала калдык…
Без әтидән дүрт бала калдык…

Без әтидән дүрт бала калдык…

4 май көнне Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән стела ачу тантанасы узды. Күккә ашкан кыядай басып торучы ике таш янындагы диварларда Ватаным дип сугыш кырына авылдан чыгып киткән һәр кешенең исем-фамилиясе, атасы исеме.

Зур рәхмәт

Авылда элек тә сугышта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәл бар иде.
– Әмма ул, ни карап торылса да, искерде, – диде авыл хакимияте башлыгы, җирле ” җитәкчесе Минсәрия ханым Фәләхиева. – Яңа хәтер һәйкәлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең мөмкин булганча һәрберсен исемләп атадык – илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән һәркем безнең хәтердә.

Бар кеше күз алдында һәм булышлыгы куелган стела һәм истәлек диварлары урнашкан мәйдан шактый зур, аңа плитә җәелгән, килешле койма белән әйләндереп алынган, уңайлы эскәмияләр куелган, кырыйларына агач утыртылган. Кыядай текә һәм горур ике биек ташларның берсе сугышка киткән ирләр, икенчесе тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәләренә салган хатыннар истәлеге кебек.

Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм авылда көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт күрсәткәннәргә багышлап бу кадәр җиренә җиткереп, заманча яңгырашта яңартылып эшләнгән истәлекле урын районда әле беренче.

– Төзелеш эшләре Җирле инициативага ярдәм итү проекты кысаларында башкарылды.Батыр йөрәкле авылдашларыбыз исемнәрен мәңгеләштерү максатында хәтер мемориалы ниятен төзүне хуплап алган һәм акчалата яки хезмәте белән ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт, – дип башлады Минсәрия ханым сүзен ачылу тантанасында.- Матди яктан саллы ярдәм иткәннәрне атап китәм: күршебездә генә булган булган Кукмара металл савыт-саба заводы директоры Азат Ясәви улы Заһидуллин, “Молот армз” предприятиесе директоры, Киров өлкә кануннар чыгару җыелышы алтынчы чакырылыш депутаты, Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Равил Рамил улы Нургалеев, Кукмара районы Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Нафикъ Фәкил улы Хөсәенов, авылдашыбыз, Казанда яшәүче “Ирек мәйданы” газетасы баш редакторы Раиф Мәгъсүм улы Усманов, шәхси эшмәкәр Нургали Ризван улы Сәмигуллин, авыл думасы депутатлары, шәхси эшмәкәрләр Әлфирә Хәбибулла кызы Гәйфетдинова, Мәүлет Габделнур улы Гыйләҗев, Кукмара районы Яниль авылыннан Мәгъсүт Шәрип улы Фәхретдинов һәм проектны беренче көненнән хуплап алган авыл думасы депутаты Ринат Билал улы Садриев. Хәтер мемориалын агач үсентеләре белән Марат Мәүлет улы Гыйләҗев тәэмин итте.

Минсәрия ханым Бөек Ватан сугышында катнашканнар исемлеген җентекләп барлаган озак еллар китапханәдә эшләгән Сәрия Шәрифулла кызы Мөхәммәтдиновага, бүген аның эшен дәвам итүче Нурисә Мулланур кызы Баһавиевага һәм авыл имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдиновка аерым рәхмәт җиткерде. Төзелеш эшләрен җиренә җиткереп башкарган Кукмара “Промстрой” оешмасы директоры урынбасары Расих Нафикъ улы Шакировка бар кешедән яхшы теләкләр яңгырады.

Тантана ачылганда район хакимияте башлыгы Андрей Юрьевич Чернов якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, тыныч тормыш очен сугыш кырында корбан булганнар хәтерен саклау безнең бурыч диде.

Хәтер

Хәтердән китәме соң алар… Өлкән буын исеменнән чыгыш ясау Миннебану ханым Галиәкбаровага бирелде:

– Кайгылы бәйрәм бу. Әтиләр, авылның яшь егетләре сугышка китте, балаларын кочаклап әниләр калды. Күпме газап, күпме нужа күрде алар! Үзләре чабатага да туенмый, беткә манчылып, кандала ашатып үстерде безне алар! Без әтидән дүрт бала калдык. Ягарга утын, ашарга ризык юк. Әниебез үз өлешен дә безгә бүлеп биреп аякка бастырды безне! Анама һәркөн хәер-догада торам.

Ялан тәпи башак җыяр идек. Ул эшкә безне укытучы Наҗия апа йөртте. Башак җыеп, ашамыйча, ындырга алып кайтып бирәбез.

Берсендә тәнәфестә йөгереп өйгә кайтсам, әнием миңа галуш алган. Шуны киеп киттем, Наҗия апа салдырып, менә, Миннебану тырыш булгач әнисе галуш алган дип класска күрсәтте. Аякта кырык ямаулы оек, ул тулы бет… Мөнәвәрә, Мөнирә исемле иптәш кызларым ачлыктан үлде…

Бу дөньяда сугыш газаплары күрмәсәк иде!!!

Онытмыйлар

Зиятдин хәзрәткә сүз бирелеп, барча халык сугыш корбаннарына багышлап дога кылды.

Бу вакытта һәркем үз нәселеннән сугышта катнашканнарны уйлагандыр. Әнә, һәйкәлнең сул ягында эскәмиядә Таһир ага Үлдәновлар гаиләсе утыра. Таш диварда Таһир абыйның әтисе Үлдән Шакиров исеме дә язылган. Абыйсы Рахимулла Шакиров исеме дә шунда. Туганнары, Чаллыдан шушы көнгә махсус кайткан Рамазан Минемуллин әтисе Минһаҗетдин исеме дә бар. Таһир абый белән аның кызы Можгада яшәүче Гөлнара, Рамазан җәмәгате Фәния, кызлары Ләйсән, оныклары, өч яшь ярымлык Әдилә дә килгәннәр. Бу көнне күп кеше өй эче белән җыелып килгән.

Җуелмас хәтер

Кайгылы тантана барышында бик күп кешенең күзләре яшьле иде. Аны үзәкләрне өзәрлек итеп ике телдә – татарча һәм русча авыл клубы сәнгать җитәкчесе Мөнҗия Миннерахман кызы Гатауллина һәм мәктәп директоры тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Миннерахман кызы Гыйләҗетдинова алып бардылар. Мәктәп балалары тирән эчтәлекле программа белән чыгыш ясады. Берлинны алган дивизия байрагы күчермәсе һәм Россия флагы тотып укучы балаларның “Яшь армия” оешмасы егетләре һәйкәл янында кизү торды. Бәйрәм бетүгә бар кешене солдат боткасына чакырдылар.

Элекке иске һәйкәлне нишләттеләр соң! Озак уйлаганнан соң ул таш сынны сүтеп шушы яңа мемориал янына күмеп куялар. Тантаналы ачу көннендә шул һәйкәлнең бер фрагменты махсус калдырылып бар кеше күз алдында күмелде, һәйкәлгә беркетелгән истәлек тактасы китапханәдәге авыл музеена сакларга тапшырылды.

Кайгылы тантана тәмам, кеше таралышты. Авыл уртасында җуелмас хәтер булып ил тынычлыгы өчен башын аямый сугышканнар исемләп аталган һәм тылда калган батыр хатыннар, ятим балаларга багышлап куелган һәйкәл калды.

Шәмсия Хәлимова,
Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*