tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы экспозициясе – Хәтер һәм тәрбия йорты
Бөек Ватан сугышы экспозициясе – Хәтер һәм тәрбия йорты

Бөек Ватан сугышы экспозициясе – Хәтер һәм тәрбия йорты

Кичә узган тантаналы ачылышта Татарстан Президеты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, тарихчы галимнәр, ветераннар, эзтабарлар, юнармеецлар һәм балалар катнашты. Аларга экскурсияне музейның яңа директоры Александр Александров алып барды.
– Музейдагы яңа экспозиция безнең өчен бик истәлекле вакытта ачыла, чөнки Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төп-төгәл 70 көн калды. Экспозиция бай, тулы. Шунысы мөһим: ул заманча эшләнелгән. Яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү өчен биреә барлык шартлар да бар, – диде Л.Фазлыева.

Казан Кирмәнендә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориаль музее тарихына күз салсак, ул 2005 елны Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан ачылган иде. Әлеге мирасханә Казан Кремле архитектура ансамбленә кергән Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Җиңүнең олуг юбилее уңаеннан яңартылган экспозициядә республиканың фронт һәм тыл батырлыклары, сугыш чоры белән бәйле истәлекләр, илебезнең данлы үткәне, тарих битләрендә алтын хәрефләр белән уелып калган каһарман егетләр һәм кызлар язмышы турында әтрафлы мәгълүмат тупланган. Биредә ут эченнән кайткан хатларны, экспонатларны, фашизмны юк итүдә хәлиткеч роль уйнаган төрле коралларны үз күзләрең белән күрергә мөмкин.

“Музей – хәтер урыны. Биредә экскурсияләр даими оештырылып торырга тиеш. Яшь буынны нәкъ менә мондый экспозицияләр ярдәмендә тәрбияләргә кирәк. Афәтле елларны үз иңнәрендә кичергән, дәһшәтле вакыйгаларны хәтерләрендә саклаган ветераннар чыгышы белән үрелеп бара торган экскурсияләр һәркем өчен гыйбрәт булачак. Залда сугыш чоры хатлары да яңгырап торсын, бу музейдагы фотолардан безгә текәлгән геройларыбыз алдында без лаеклы дәвамчылар булырга, сугышчан дан традицияләрен килер буынга тапшырырга тиешбез!”, – диде Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Музей күргәзмәсендә “Кар десанты”, “Отечество” хәрби-эзтабарлар оешмалары, ТР “Хәтер Китабы” редакциясе, республика ветераннар оешмалары тупланмалары да урын ала. Әлеге бәһасез ядкарьләр – канлы еллар шаһитлары замана кешеләрен бүгенге имин тормышның кадерен белергә өнди.

Татарстан Миллли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музейдагы яңа экспозициянең эшләнү этаплары хакында сөйләп узды. Биредә әтрафлы фәнни-эзләнү һәм сәнгатьле бизәү эшләре үткәрелгән. Республикабызның Бөек Җиңүгә керткән зур өлешен яңача күрсәтергә, сугыш турында фильмнарны карарга, төрле тематика буенча дәресләр һәм башка чаралар оештырырга да мөмкинлек тудырылган. Күп функцияле заллар теләсә нинди замана кешесенең игътибарын җәлеп итәргә сәләтле.

“Экспозицияне әзерләгәндә сугышта катнашучыларның мемориаль комплекслары һәм Татарстанда оешкан хәрби дивизияләр сугышкан урында табылган экспонатлар масштаблы реставрация узды. Күләмле композицияләр, интерьер комплекслары һәм интерактив зоналар өчен декорацияләр һәм макетлар, хәрби киемнәр әзерләнде”, – диде Г.Нәҗипова. Шулай ук, директор проектта катнашкан музей хезмәткәрләре белән дә таныштырып узды.

Экспозициянең дизайн чишелеше һәм заманча музей технологияләре татарстанлылар катнашкан бәрелешләр белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә. Документаль кинохроника кадрлары, шартлаулар һәм пуля сызгырулары, Совет мәгълүмат бюросы хәбәрләре сугышларның киеренке мохитен тудыра һәм сугыш еллары вакыйгаларын ачыграк тоярга ярдәм итә. Монда шәһәр фатиры интерьерында фронттан килгән хатлар укырга, хәрби мотоциклда утырып карарга һәм фотоларда 1945 елның 9 Маенда Җиңүне каршы алган казанлыларның шатлыклы йөзләрен күрергә мөмкин.
Музейда балалар өчен махсус зона да эшләнгән. Анда “Диңгез сугышы”, “Парашют белән сикерү”, “Диңгез төене” кебек интерактив уеннар каралган. Шулай ук сугыш чоры балаларының тормышы-яшәеше дә ярыйсы ук тулы яктыртылган.

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова яңа экспозициянең яшь аудиторияне дә колачларга тиешлегенә басым ясады. Хәтер йортына гаилә белән килергә, балаларга данлы тарихыбызны сеңдереп калдырырга кирәклеген җиткерде.

Экспозиция ачылышына килгәннәрне “Батыр якташлар йолдызлыгы” залында Советлар Союзы геройларының фотосурәтләре куелган символик “Батырлар стенасы” җәлеп итте. Алар арасында Татарстанның 185 кешесе, шул исәптән С.Әхтәмов, Ф.Батталов, Б.Габдрахманов, Г.Гафиятуллин, П.Гаврилов, Б.Кузнецов, Г.Сафиуллин, ике тапкыр герой Н.Столяров, шулай ук язмышлары Татарстан белән бәйле геройлар – очучы М.Девятаев, М. Симонов һәм М.Сыртланова, шагыйрь М.Җәлил, артиллерист Ш.Рәхмәтуллин һ.б. Портретлар артында тартма ачыла, ә анда нәкъ шул геройның шәхси ядкаре саклана.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы-мемориалы гади музей гына түгел. Ул Хәтер һәм тәрбия йорты. Бирегә килгән һәр кеше илебезнең шанлы елларын күңеле аша уздыра, Җиңүнең кадерле бәһасе турында иманын ныгыта.
​​​​​​

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*