tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы башланды
Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы башланды

Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы башланды

30 октябрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үз эшен дәвам итте. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр пленар утырышка җыелдылар.

Җыелышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып бара. Ул җыенга РФ нең 41 төбәгеннән 150 ләп вәкил килгәнен искәртте һәм бу чараның зур әһәмиятен билгеләп китте.

Беренче булып сүз Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Радик Салиховка бирелде. Ул һәвәскәр тарихчыларны сәламләде һәм профессиональ галимнәр белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.

Билгеле булганча, төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенын оештыруда Татарстанның ике академик институты катнашты: Тарих институты һәм Энциклопедия институты. Шуңа күрә сүз Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйлаҗевка да бирелде  Ул да, үз чиратында татар энциклопедиясен төзегәндә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең искиткеч зур ролен ассызыклады.

Соңыннан сүз танылган тарихчы Дамир Исхаковка бирелде. Галим төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлегендә булган проблемаларга                          җентекле анализ ясады. Алга таба шушы җыенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Советын оештыру зарурияте, аның эшләү тәртибе турында фикер алышуга чакырды.

Пленар утырыш эшен дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*