tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Болгар музей-тыюлыгында 60 мең кеше булган
Быел Болгар музей-тыюлыгында 60 мең кеше булган

Быел Болгар музей-тыюлыгында 60 мең кеше булган

Туристлык сезоны башланганнан бирле, Болгар музей-тыюлыгына 42 мең кеше килгән.

Ә барлыгы ел башыннан биредә 60 мең кеше булып киткән. Бу, үткән ел белән чыгыштырганда, өч тапкырга артык. Бигрәк тә, Татарстаннан, Ульяновск һәм Самара өлкәсеннән халык күп килә.

Туристларның күбесе автобусларда килә, якынча 800 кеше су транспорты белән барган. Май аенда Болгар 2 теплоход һәм 6 метеор кабул иткән. Борынгы шәһәр буенча традицион экскурсия маршрутларыннан тыш, башка программалар да күрсәтелгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*