tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфәнде күпере авылы
Әфәнде күпере авылы

Әфәнде күпере авылы

Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеменең  Төркиядәге сәфәре Әфәнде күпере авылында  дәвам итте. Аңа  1908 елда нигез салына.  Авыл башлыгы Якуп Дургун сүзләренчә, авылга нигез салучылар Татарстанның Лениногорск  районының Сары Биккол авылыннан күченеп килгәннәр.

Авылда бүген егерме биш йорт, алтмышка якын кеше яши. Барысы да татарлар. Ике гаилә бар, ирләре төрек. Измирдан бер гаилә кайтып урнашкан. Мәктәп 1993-1994елларда ябылган. Укыту төрек телендә булган.

Авылга нигез салыну белән мәчет тә төзелә. 1970 елда җир тетрәгәндә мәчетнең манарасы мәчет өстенә төшеп, мәчетне җимерә. Аннан 1972 елда яңа мәчет салына, агачтан манара куялар. 1993 елда манара җилдән ава. 1995 елда кабат яңа манара торгызыла. Стеналары ярылып китә башлагач, мәчетне сүткәннәр. Тиздән Әфәнде күпере авылында яңа мәчет калкып чыгачак. Тирә күрше шәһәрдә яшәүче авылдашлары да ярдәм кул сузырга вәгъдә биргәннәр. Мәчеттә вәгазь гомер-гомергә төрек телендә сөйләнә.

Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгелләнә. Бүген дә авылда яшәүчелр бу шөгелләрен югалтмаганнар. Шәһәрдә яшәүчеләр үз җирләрен саклаганнар. Язын кайтып чәчәләр, көзен урып-җыйганчы туган авылларында яшиләр.

Авылның иң зур вакытында
60 якын йорт булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*