tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыручы күргәзмә эшли башлый
Екатеринбургта татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыручы күргәзмә эшли башлый

Екатеринбургта татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыручы күргәзмә эшли башлый

10 сентябрьдә Екатеринбург шәһәренең Урта Урал традицион халык мәдәнияте үзәгендә татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыручы күргәзмә эшли башлый.

Анда килүчеләр хатын-кызларның бизәнү әйберләре, кием-салым, милли костюмнар һәм аяк киемнәре, кирәк-яраклар, җиһазлар белән таныша алачак. Күргәзмәдә Татарстандагы шәхси коллекцияләр, Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Чиләбе, Свердловск өлкәләре авылларыннан тупланган 200 дән артык экспонат урын алган.

Экспозициядә татар кызларының милли киемдәге этнографик сурәтләрен дә күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмә 29 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*