tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнвәр Хәйри белән хушлашу…
Әнвәр Хәйри белән хушлашу…

Әнвәр Хәйри белән хушлашу…

Әнвәр Хәйри тумышы белән Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыннан. 2 декабрьдә ул 66 яшен тутырган иде. Ә бүген без аның белән хушлашабыз…

Әнвәр Хәйри югары белемне Казан университетының тарих-филология факультетында ала, аннан соң Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегенә урнаша. Укыган чорда ук аңа тир түгеп, һәрвакыт хезмәттә булырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре булып эшли. 90нчы еллар башында “Мирас” журналында иҗат итә. 1996 елдан Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып эшли. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта Казан университетларында гарәп телен, иске татар телен, ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

Әнвәр Хәйри – текстолог та, тәрҗемәче дә, язучы да иде. Ул XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләре һәм әдипләренең дистәләгән китабын бүгенге татар теленә тәрҗемә итеп, дөньяга танытучы. Аның үз китаплары да дөнья күрде, алар арасында – “Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы”, “Ислам дине бәйрәмнәре”, “Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре”н (һ.б.) телгә алырга мөмкин.

Моннан тыш, галим милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы – 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы – классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп бастырды.

Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе мактаулы исеменә, мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен К.Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.

Мәгълүмат http://intertat.ru/ сайтыннан алынды

Один комментарий

  1. Гөлсинә

    Әнвәр Хәйринең авыр туфрагы җиңел,урыны җәннәттә булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*