tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фаяз Хуҗин Казан ханлыгы чоры тарихының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәве өчен борчыла
Фаяз Хуҗин Казан ханлыгы чоры тарихының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәве өчен борчыла

Фаяз Хуҗин Казан ханлыгы чоры тарихының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәве өчен борчыла

Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин Казан ханлыгы чорының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге өчен борчылуын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда сөйләде.

«Урта гасырларга игътибар күп бирелде. Аннан алдагы чор да өйрәнелде. Мине иң борчыган мәсьәлә — ул Казан ханлыгы чорының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге. Кремль территориясен өйрәнү генә җитми. Казан шәһәре территориясен хәзер актарып булмый инде. Казан артында күпме истәлекләр бар! Андагы авыллар Казан ханлыгы территориясенә кергән. Димәк, шул авылларда казырга кирәк», — дип сөйләде Фаяз Хуҗин.

«Арчада бераз казыдык. Арчаның крепосте булган, аның тирә-юнен тикшерергә кирәк», — диде галим.
Археолог шулай ук Татарстанның көнчыгышы начар өйрәнелгәнен әйтте.
«Сарман, Минзәлә, Мөслим яклары да бик кызык. Анда дала, күчмә кабиләләр үтеп кергән булырга мөмкин. Кыпчакларның эзләрен табарга мөмкин. Бөгелмәдә беренче-өченче гасырларга караган сармакларның кинжалы табылган», — дип белдерде Фаяз Хуҗин.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*