tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәл булып кайта каһарманнар
Һәйкәл булып кайта каһарманнар

Һәйкәл булып кайта каһарманнар

Кече Пургада – район горурлыгы, якташлары Закир Солтановка һәйкәл ачылды. Аны кою эшендә республиканың эчке эшләр органнары ветераннар оешмасы башлап йөри. Араларында татарлар да бар – лаеклы ялдагы милиция капитаны Флюр Сабировка каһарманның үзе белән аралашырга туры килми, әмма туганнары белән очрашканы бар, алар сөйләве аша белә.

“Закир Солтанов районыбыздан бердәнбер Советлар Союзы Герое, татар кешесе булуы белән икеләтә горурлык минем өчен,” – ди ул. Закир Солтанов 1923-нче елда Кече Пурга районының Әбделмән авылында туа. Сугышка кадәр Әгерҗе ДЕПОсында слесарь булып эшли, паровозлар төзәтә, соңрак Ижау заводында хезмәт куя.

Татар клубында куела торган спектакльләрдэ катнаша. 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана. Варшава өчен сугышларда лейтенант Солтанов ике сугышчы белән Висла бозын кичеп, дошманның ут нокталарын ачыклап кайта, шул ук төндә укчы ротага юл күрсәтә, бәрелешләрдә ике танкны сафтан чыгара.

Батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Берлинга барып җитә. Туганнан туган сеңлесе Дамира Королева истәлекләре: “Мин 1941 елда тудым, Закир абый сугышка киткэндә бер яшьлек булып калганмын. 1946-нчы елда без Әгерҗедә тимер юл вокзалыннан ерак булмаган Каганович урамында яши идек. Кояшлы бер көндә, иптәшләрем белән уйнап йөрим, вокзал ягыннан ике озын буйлы абый килә.Аның берсе Закир абый булып чыкты. Ул искиткеч әйбәт кеше иде, гомер буе аралашып яшәдек. Миндә хатлары саклана. Ул Әгерҗене, Әбделмән авылын бик ярата, кайтырга тырыша иде. Үзебезнең милли ашлар – бәлеш, чәк-чәк, өчпочмакларны ярата, ничек пешерергә, дип әнидән сорап яза иде.

Сугыштан соң, Закир Солтанов Свердловск өлкәсендә эчке эшләр органнарында эшли, лаеклы ялга чыккач, Херсон шәһәренә күчә. Туган авылы Әбделмәндә йортлар саны санаулы гына, аның исемен йөртүче урам да бар. Кече Пурганың беренче санлы мәктәбе Герой исемен йөртә, диварында мемориал такта бар, хәзер мәктәп ишегалдында – һәйкәле. Яшь буын да каһарман якташ турында белер һәм онытмас.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*