tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХХII нче “Сөләйманов укулары” үтте
ХХII нче “Сөләйманов укулары” үтте

ХХII нче “Сөләйманов укулары” үтте

Үткән атнада Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә ХХII нче “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул быел күренекле якташыбыз, шагыйрь Булат Сөләйманов белән бергә танылган педагог, шагыйрә Рәшидә Зәнкиеваның – 90, танылган шагыйрь Николай Шәмсетдиновның – 70, Казанда яшәүче билгеле шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның – 70, Советлар Союзы Геройлары: Хәмит Ниятбәковның – 115, Әхмәтрәшид Аширбәковның – 105, Тамерлан Ишмөхәммәдовның 100 еллыкларына, Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган иде.

Кунаклар чара башланганчы “Яңа сулыш” телетапшыруы архивындагы үткән “Сөләйманов укулары” турындагы видеоязмалар, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштылар. Советлар Союзы Герое Х.Ниятбәковның кызы Әнисә апа да катнашты.

Чарага өлкәнең төрле төбәкләреннән 150ләгән кеше җыелды. Кунакларны өлкә милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Динар Абукин котладылар. Владислав Леонидович, хәтта, сүзен татарча сәламләүдән башлады. “Үткән ел шагыйрьнең юбилее уңаеннан укулар аның туган төбәге – Вагай районында оештырылган иде. Райондашлары бик эчтәлекле тамашалар әзерләгәннәр, аны яратуларын, укуларын расладылар”, – диде ул.

Төмән өлкәсе хөкүмәте татар иҗтимагый оешмалары белән ныклы элемтәдә эш алып баруын, Тубыл, Төмән шәһәрләрендә татар мәдәният үзәкләре, Төмәндә балаларның “Этнос” оешмасы эшләве, татар автономияләре, Тубылда “Мирас”ның булуы, ел саен Сабантуйлар, “Искер-җыен” һәм башкаларның үткәрелеп торуы турында сөйләде. Алексей Владимирович: “Әлеге төбәгебез өчен зур әһәмияткә ия чарада катнашуым өчен шатмын. Ул күптән инде Б.Сөләйманов иҗатын гына өйрәнүдән узган… Ел саен укучылар, яшьләр катнашалар. Бу сезнең эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген күрсәтә. Монда актив булган укучылар өлкә данын читтә дә яклыйлар.

Быелдан аз комплектлы агач мәктәпләрне яңага алыштыру программасы тормышка аша башлады. Шундый 32 мәктәпнең 18е татар авылларына туры килә. Аларның берсе тиздән 90 яшьлеген каршы алачак Рәшидә Зәнкиева эшләгән Хуҗайлан мәктәбе булуы икеләтә шатлык. Тагын да аларга күчерү куркынычы янамавы да куанычлы.

2019 ел, гомумән, юбилейлар елы. Ноябрь аенда Төмән районының Шыкча урта мәктәбенә 100 ел була. Шуңа да әле очрашасы чаралар күп, төбәкнең яхшы якка үзгәрүенә бергәләп сокланабыз. Һәркайсыбыз бу үзгәрешләрнең бер өлеше булып тора. Бүген төбәккә ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйсыз һәм моңа бик җаваплы карыйсыз. Моның өчен зур рәхмәт.

“Сөләйманов укулары” яңа көч, уй-фикерләр алып килер, укучылар һәм педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашырлар. Бу безнең өлкәбез мәгарифен ныгытыр гына дип ышанам”, – дип чын күңеленнән конференция эшендә уңышлар теләде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*