tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды: түгәрәк өстәл

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды: түгәрәк өстәл

24 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды кысаларында түгәрәк өстәл үтте. Чара эшендә ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашты.

Түгәрәк өстәлне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков алып барды.

Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы төбәк  тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре кандидаты, Р. Кузеев исемендәге тикшеренү институтының этносәясәт бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Башкортстан Республикасы татар төбәк тарихын әйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Илдар Габдрафиков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының бүлек мөдире Лариса Айнетдинова чыгышлары “түгәрәк өстәл” эшенә саллы, җитди юнәлеш бирде.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова һәрвакыттагычы йөрәк ачысы белән милләт язмышына борчылып сөйләде, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә кайбер практик киңәшләр бирде.

Төмән өлкәсеннән татар төбәк тарихын өйрәнүче Равилә Кутумова себер татарлары төбәк тарихын музейларда саклап калу, өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Төмәннән Гөлүсә Зиннәтуллина чыгышы төбәк өйрәнүнең кызыклы аспектын яктыртты: ул халык медицинасы турында сөйләде.

Казахастанның Актобе каласыннан килгән Роза Балдыгарина милләте белән казах булса да, төбәкләрендәге татарлар тарихы белән кызыксына, аның җәлилче каһарман Гайнан Кормашка багышланган фикерләре күпләрдә кызыксыну уяткандыр.

Гомумән алганда, «түгәрәк өстәлдә» төбәк тарихын өйрәнүнең һәм шул өлкәдә җыелган мәгълүматларны практик яктан куллану турында сөйләшенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*