tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съездының карарлары

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съездының карарлары

проект

I  Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар)

съездының карарлары

 

Татар дөньясында төбәк һәм авыллар тарихын, нәсел шаҗәрәләрен өйрәнү хәрәкәте киң колач җәйде. Бүген шушы мәсьәләләргә багышланган  фәнни хезмәтләрнең саны инде меңнән артты. Әлеге эшчәнлекнең әһәмиятен танып, Бөтендөнья татар конгрессы I  Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съездын оештырды һәм  бу җыенда түбәндәге карарлар кабул ителде:

1.                Төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенең әзерлек чоры узды дип танырга һәм  “Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) оешмасы”н  кичектермичә корырга.

2.                “Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) оешмасы”ның Шурасын һәм Бюросын булдыру белән килешергә.

3.                “Туган җир” (“Родной край”) журналын “Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) оешмасын”ың рәсми басмасы дип танырга.

4.                Күптомлы “Русия Федерациясе татар авыллары тарихы” басмасын җитәкләп баруны сорап Татарстан фәннәр Академиясенә мөрәҗәгать итәргә.

5.                Татар авыллары һәм төбәкләре, аларны өйрәнүчеләр турында мәгълүматларны БТК сайтында урнаштыру эшен дәвам итәргә.

6.                Һәр елны төбәк тарихын өйрәнүчеләр хезмәтләренең бәйгеләрен уздырып, алар арасында иң яхшыларын билгеләргә һәм махсус бүләкләр тапшырырга. Татарстан хөкүмәтенә махсус грантлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.

7.                Татар төбәкләре тарихына багышланган хезмәтләрне һәм китапларны цифр форматына күчереп, Интернет челтәрендә урнаштыру өчен матди ярдәм сорап Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә.

8.                Төбәк тарихларына багышланган Мәктәп музейлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга.

Проект съездта кертелгән тәкъдимнәр белән тулыландырылачак һәм делегатларга таратылачак, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтына да куелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*