tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр
Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр

Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр

Казанда татар милләтенә һәм ислам диненә зур өлеш керткән тарихи шәхесләр турында “Сто великих татар” исемле китап чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә китапны эшләүче авторларның берсе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков хәбәр итте.

Китап тулысынча шәхси хәйриячеләр хисабына бастырылачак. Аларның берсе, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Ильяс Шәкүров китап бастыру идеясе хакында болай итеп сөйләде. “Без, берничә мөселман эшкуарлары Ат-Турбани “Ислам динендә 100 бөек шәхес” китабы белән илһамланып, татар милләтебездәге бөек мөселман шәхесләре турында да китап чыгарырга булдык”, – диде ул.

“Шул хакта Дамир Исхаков, Альфред Бустанов кебек тарихчылырга мөрәҗәгать иттек. Әлеге вакытта алар китапның концепциясен эшли. Китапка Кол Шәриф, Ризаэтдин Фәхретдин кебек акыл ияләре керер дип көтелә. Замандашларны бу китапка кертмәскә булдык”, – диде Ильяс Шәкүров.

“Шәхесләр исемлеге әлегә рәсмиләштерелмәгән. Тулырак мәгълүмат Рамазан аеннан соң әзер булачак”, – диде ул.

Айдар Әхмәдиев

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*