tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсе оештырыла
Казанда тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсе оештырыла

Казанда тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсе оештырыла

Казанның “Иске шәһәр” префектурасы “Казан тәрәзәләре” музее булдырырга ниятли. Ачык һавада эшләячәк әлеге музей проекты Татарстандагы һәр шәһәр һәм районга хас үзенчәлекле борынгы агач тәрәзә йөзлекләре экспозициясеннән гыйбарәт. Бүгенге көндә республикада яшәүче һәркем бу проектка үз өлешен кертә, тәрәзә йөзлекләре турында белгәннәрен җиткерә ала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров сөйләде.

“Күргәзмәне Каюм Насыйри урамында ясарга телибез, биредәге Иске Татар бистәсе туристларда зур кызыксыну уята”, – ди Тимур Кадыйров.

Күргәзмә борынгы агач тәрәзә йөзлекләреннән декоратив панно кебек оештырылачак, ул Казанның тарихи үзәген төзекләндерү һәм туризмны үстерү программасына да туры килә.

“Никадәр тәрәзә йөзлекләре җыя алсак, аларны фоторамкалар кебек урнаштырырга телибез, алар фонында туристлар фотога төшә алачак. Болар барысы да ачык һавада, бистәнең агач йортларының берсе янында урнашачак”, – ди “Иске шәһәр” префекты урынбасары Лариса Залевская.

Хәзергә берничә агач тәрәзә йөзлеге сайлап алынган. Оештыручыларның планы буенча, барлыгы 20ләп үзенчәлекле тәрәзә йөзлеге җыярга кирәк.

“Хәзер без әле җимерелмәгән агач йортларда тәрәзә йөзлекләре эзлибез. Берничәне таптык, тәрәзә йөзлекләрен кулланырга рөхсәт алу өчен аларның хуҗалары белән элемтәгә керергә кирәк”, – ди Тимур Кадыйров.

“Иске шәһәр” префектурасы экспонат буларак бушлай тәрәзә йөзлекләре тапшыра алучыларны проектны тормышка ашыруда катнашырга чакыра.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*