tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кутеевка зыялылары авыл тарихы китабын әзерлиләр
Кутеевка зыялылары авыл тарихы китабын әзерлиләр

Кутеевка зыялылары авыл тарихы китабын әзерлиләр

Пенза өлкәсенең Белинский районы Кутеевка авылы мәчетендә авылны яратучылар тарафыннан әзерләнгән, туган авыллары тарихына багышланган җыелыш булды. Аны көндезге намаз артыннан ук башладылар. Очрашуның төп инициаторы Абдулхак Тумеркин һәм аның иптәшләре. Кутеевкада авыл тарихына бик зур игътибар бирәләр. Моңа кадәр Идрис Ишкин “Кутеевщина” исемле китапны чыгарган иде инде. Идрис абый Дубин да татар телендә авыллары турында кулъязма язды. Аның кулүязмасы Кутеевка кырлары, урман, елгаларга багышланган аңлатмаларга бик бай, төрле узган вакыйгалар да анда зур урын алган. Болардан тыш Пензада яшәүче Фирдәүс Тумеркина (Дашкина) да ничә еллар инде авыл тарихы, анда яшәүчеләрнең буыннар тамырларын эзләп китап язды. Аның әйтүенчә 2017 елда китап дөнья күрәчәк.

Очрашуда татар мөхтәрияте рәисе Б. Акжигитов, Ф. Тумеркина, туган авылның тормышын өйрәнгән һәм картлар сөйләгәннәрне исендә калдырган укытучы Арифулла абый Кайбелев, Кочалейка авылыннан туган якны өйрәнүче И.Гуркин, шушы рәтләрне язучы хезмәтчегез һәм авыл бабайлары, әбиләр катнаштылар. Шушы әйтеп узган шәхесләр артлы-артлы авыл тарихы буенча үз белгәннәрен сөйләп уздылар. Аларны диктофонга яза бардылар. Киләчәктә шул сөйләнгән тарих мизгелләрне һәм башка чыганаклардан җыелган авыл мәгълүматларын тагын бер китап итеп чыгарачаклар.

Кадыйр Акжигитов, Пенза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*