tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле кырым татарлары белән якыннан танышабыз
Күренекле кырым татарлары белән якыннан танышабыз

Күренекле кырым татарлары белән якыннан танышабыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин бу араларда якыннан кырым татарлары белән аралаша һәм бу халыкка булган хөрмәтен һәм соклануын яшерми. Бүген ул Гулливер Альтин турында сөйли.

“Гулливер Альтин Үзбәкстанда 1979 нчы елда Черчик шәhәрендә туган.

Соңрак Франциягә укырга китә, анда үзенең эшен ачып җибәрә. Бу илдә яшәгәндә ул кырым татарлары тарихы белән якыннан кызыксына башлый, үз хисабына аукционнарга куелган кырым татарларына караган тарихи ядъкәрләрне туплый. Озакламый ул интернет челтәр аша үзенең виртуаль музеен ачып җибәрә.

Борынгы карталар, гравюра, литография, фотосурәтләр, кулъязма китаплардан торган музейны Г.Альтин 2 ел элек Бакчасарайның борынгы элешендә урнашкан Салачик җирлегенә алып кайтып, ХХ йөз башында И.Гаспринский тарафыннан төзелгән мәдрәсә бинасына урнаштыра. Кырымдагы бердән-бер шәхси музейга Гулливер әфәнде “Ларишес” дип исем куша. Бу исемнең тарихын сорагач, ул миңа безнең тарихыбыз шул дәрәҗәдә бай шуңа күрә мин музейга шушы исемне бирдем диде, ә бу сүз французчадан “байлык” дип тәрҗемә ителә икән.

Музейдагы иң борынгы экспонатка 500 елдан артык, ул Кафы – бүгенге Феодосия шәhәренең рәсеме, шулай ук монда дөньяда берничә генә данәдә сакланган әйберләр дә бар, шундыйлардан мисал өчен 1687 нче елда язылган, 400 биттән торган ислам хокукы буенча манускрипт. Әлеге документның тарихы да бик кызык, ул башта кырымның Әтәркәй авылы мәдрәсәсендә кулланылган, аннан аны Төркиягә, бераздан Норвегиягә алып китәләр. Гулливер Альтин исә аны интернет аукционда күреп шактый зур суммага сатып ала. Бүгенге көндә музейда 1500 гә якын экспонат саклана. Музейны, хезмәткәрләрне, фән эшлеклеләрен тоту буенча чыгымнарның барсын да әлеге милләтпәрвәр үзе күтәрә.

Кырым татарларына хас булганча Гулливер әфәнде дә бик тыйнак, ул интервьюлар бирергә дә яратмый, бүген ул үзе тудырган шушы музейга якынырак булу максаты белән гаиләсе, балалары белән Симферопольгә күченеп кайткан. Шунысы игътибарга лаек, ул үз милләтенең үткәне белән бүгенгесенең үзара тыгыз бәйләнештә булуын яхшы аңлый.

Озакламый, апрельнең 20 ләреннән соң безнең чакыру буенча Гулливер әфәнде Казанга киләчәк. Әгәр кемнәрдер бу кеше белән очрашырга, аннан интервью алырга, Татарстанда да шундый рухтагы музей ачарга теләп аннан киңәш алырга теләсәләр, мин үз ягымнан аның белән очрашулар оештыруда ярдәм итә алырмын”, – дип  белдерде Ренат Вәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*