tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильмның премьерасы үтте
Мәскәүдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильмның премьерасы үтте

Мәскәүдә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильмның премьерасы үтте

Мәскәүдә Патриарший күлләр йортында Татарстан көннәре кысаларында  Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татарлар турында фильм беренче мәртәбә тамашачы хозурына күрсәтелде.

Беренче Бөтендөнья сугышы башлануына 100 ел тулуга багышланган “Онытылган сугышның билгесез геройлары” («Незаметные герои неизвестной войны») дип исемләнгән документаль фильмны «FDL-production»  студиясе төшергән.

Режиссер – Денис Красильников, оператор – Фәрит Галиев. Фильмда Татарстаннан Мәскәүгә китеп эшләүче танылган алып баручылар Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов катнашалар. Бу проектка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, эшмәкәр һәм  меценат Рөстәм Мәһдиев зур теләктәшлек һәм ярдәм күрсәттеләр.

Сугыш елларында миллион ярым тирәсе татар һәм башкорт армиягә алына. Шуларның йөз меңнән артыгы һәлак була яки әсирлектә хәбәрсез югала. Безнең фильм онытылган сугышта шушы билгесез геройларга багышлана дип сөйли Денис Красильников.

Фильмны әзерләгәндә аны төшерүчеләр күп санлы фәнни консультантларга мөрәҗәгать итәләр, Санкт-Петербург, Казан, Ырынбур, Калининград, Литва, Белоруссия, Франция, Германиягә барып эшләп кайталар. Максатлары – конкрет кешеләрне, аларның  язмышларын күрсәтү.

Хәрби статистика мәгълүматларына караганда, татарлар ул вакыттагы Россия армиясенең уннан бер өлешен тәшкил иткән була. Күбесенчә алар пехота һәм артиллериядә хезмәт итәләр. Еш кына татарларны яшь солдатларны өйрәтүче-укытучылар итеп билгеләү дә булган. Чөнки “мөселманнар эшкә дә өйрәтә, начар гадәтләрдән дә саклап кала”.

Аерым тема итеп дүртән бер өлеше мөселман татарлардан торган Ырынбур казаклары, Литва-Белоруссия татарларының  Беренче Бөтендөнья сугышы тарихында тоткан урыны темасы күтәрелә. Нык тетрәндергән кадрларның берсе канкоеш Верден кырында һәлак булган татар солдатларының Мурмелон шәһәре янындагы Сент-Илер Ле Гран каберлегендәге тәре куелган каберләре.

Күтәрелгән тема шул кадәр зур аны бер сәгатьлек фильм кысалары да берничек сыйдыра алмый дип яза проектныж башкарма продюссеры Ләйсән Ситдыйкова Татарстанның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиллеге тараткан хәбәрдә.

Фотолар islam-portal.ru сайтыннан һәм Фэйсбуктагы ачык аккаунтлардан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*