tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Җәлилгә багышланган лекция узачак
Мәскәүдә Җәлилгә багышланган лекция узачак

Мәскәүдә Җәлилгә багышланган лекция узачак

12 февральдә Мәскәүнең мультимедияле халыкара пресс үзәгендә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган лекция оештырыла. Ул “Sputnik. Чтения” исемле яңа проект кысаларында узачак. Оештыручылар аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануын искәртә.

Җәлил турында танылган тарихчы, педагогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәров сөйләячәк. Модератор: “Россия сегодня” агентлыгының милли проектлар бүлеге җитәкчесе, “Россия для всех” порталы баш редакторы Радик Әмиров.

Лекция кичке биштә башлана.Керү өчен аккредитация үтү мәҗбүри. Тел: (495) 645-6472 (күпканаллы), E-mail: [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*