tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өмәр Байкүл: “Татар мәдәниятен дөньяга танытасым килә”
Өмәр Байкүл: “Татар мәдәниятен дөньяга танытасым килә”

Өмәр Байкүл: “Татар мәдәниятен дөньяга танытасым килә”

ХIX гасыр башында татарлар арасында “көчләп чукындыралар” дигән хәбәр тарала. Кайберәүләр бөтен авыллары белән Төркиягә күченеп китәргә карар бирә. Бу тарих Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр” әсәрендә тәфсилләп язылган. Баксаң, 100 ел элек Босфор ярларына күчеп киткән татарларның оныклары бар, һәм алар гаиләләре тарихын өйрәнеп, шул вакыйгаларны дөньяга танытырга телиләр икән. Режиссер Өмәр Байкүлдән шул хактагы фильм турында белештек.

– Татарлар турында кино төшерү сиңа нәрсәгә кирәк? Ни өчен бу эшкә тотындың?

– Беренчедән, мин татар баласы. Икенчедән, Төркиядә яшәүче татарларның, үз гаиләмнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышмын. Шуның белән кызыксына башладым, кечкенә тикшеренү уздырдым. Үзем өйрәнгәннән соң, башкаларга, бөтен дөньядагы кешеләргә дә шуны күрсәтәсем, танытасым килде. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен без әтиемнең әнисе – әбиемнән өйрәндек һәм мин аңа үземне бик бурычлы хис итәм. Ул инде ике ел элек вафат булды һәм мин бу киноны аңа багышлап төшерәм. Аңа рәхмәт сүзем шул фильм аша яңгырый. Тагын бер сәбәп бар – киләчәк буынга сөйләп калдыру. Кызганычка каршы, күченеп килгән татарлардан берсе дә исән түгел инде. Без ул тарихны аларның балаларыннан ишетеп беләбез. Тик менә безнең балаларыбыз белер микән – шул борчый.

Минем күрсәтергә теләгән бер әйбер – аларның батырлыклары. Берләшеп, батырлыкларын җыеп, алар бер белмәгән чит җирләргә чыгып киткән. Аларга җиңел булмаган. Бу әйберләрне халык ишетеп кенә түгел, күреп, аларның авызыннан ишетеп белсен иде.

Фильм өстендә эшли башлавымның тагын бер максаты бар. Минем Төркиягә киткән татарлар һәм мондагы Казан татарларының язмышын чагыштырып карыйсым килә. Төркиядә татарлар төрекләр арасында яшәп үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Монда урыслар арасында татарлар ничек үзгәрә?

Безне еш кына гаеплиләр – чит илгә китеп, татарлыгыгызны оныттыгыз, диләр. Ә менә кем әле үзгәргәндер, кем ныграк саклангандыр, фильм күрсәтер.

– Бу тарихны кайдан беләсең, кемнән өйрәндең?

– Күбесенчә әтиемнең әнисеннән беләм. Минем бабаем әтием бәләкәй чакта үк вафат булган. Бабаем турында әбием гел сөйләп торды: ничек алар күчеп киткәннәр, ничек яшәгәннәр. Еш кына Искешәһәргә кайтып, андагы Сабантуйларда, татарлар оештыра торган чараларда, бәйрәмнәрдә катнаштым. Шуны күреп, кызыксынып киттем.

– Әбиеңнең авылында булганың бармы?

– Ишетеп беләм, әмма булганым юк. Гомумән, Казанда, Татарстанда беренче тапкыр. Казанда беренче тапкыр булуыма карамастан, мин монда үземне бер дә ят итеп тоймадым. Бер шундый фикерем туды – монда шул хәтле күп кеше йөри, берәрсе, бәлкем, минем туганымдыр да. Кем белә, бәлкем, минем янында гына сөйләшеп торган кеше дә туганымдыр.

– Синең әниең – Кырым татары, әтиең – Казан татары. Ни өчен син Казан татарлары мәдәниятенә, тарихына күбрәк игътибар бирәсең?

– Мин үземне татар дип хис итәм, бәләкәй чагымда күбрәк әти авылында үстем, бәләкәй чактан үк Казан татарлары гореф-гадәтләре белән тәрбияләндем, Казан татарлары мәдәниятендә үстем. Мине кем дип сорасагыз, мин үземне кырымтатары түгел, казан татары дип әйтәм.

– Кино төшергәндә нинди булса да кызыклы фактларга юлыктыңмы?

– Төркиягә күчеп килгән татарлар Русиядә калган туганнары белән элемтәләрен өзмәгән – алар һәрдаим хат алышкан. Кино төшергән вакытта, мин ул хатларны таптым. Хатларда күп кенә кызыклы мәгълүмат бар – ничек алар монда килгәннәр, нинди авырлыкларга юлыккан, ватанны ничек сагынганнарын сөйләп язганнар, шигырьләр яза торган булганнар, үз сагышларын матур итеп шигырь аша җиткергәннәр. Хатларның бөтенесе булмаса да, берничәсе сакланып калган. Хатларда аларның тарихлары бар. Мәсәлән, аларның монда килү юллары турында. Хатлардан тыш, татарларның монда килеп урнашулары да бик кызык булды. Төркиядә татарларга җир бирелгән була, әмма алар инде бер төрле климатка ияләнгән булгач, шул шартларга туры килгән җирне эзләп табу кыен булган. Андагы күчеп киткән татарлар өч төркемнән тора, өч агым булган – Әлмәт, Казан һәм Оренбур якларыннан күчеп килгән татарлар. Иң күбе йөри торган беренче агым белән килгән татарлар булган. Эрзурумга да киләләр алар, иң беренче килеп җиткән җирләре аларның Трабзон булып чыга – Кара диңгез буйлап килгәндә. Трабзонга килеп анда яшәп карыйлар. Аннары Эрзурум, Кайсерига китәләр. Кайсерида, мәсәлән, һаман татар киленнәре бар, алар әбиләр инде хәзер. Аннан Бурса якларына китәләр. Иң соңгы буларак Госман дәүләте тарафыннан аларга бирелгән җир турында документ бар – Искешәһәрнең татарлар берлегендә ул документ һаман да сакланып калган, Госман дәүләте тарафыннан, госман телендә язылган фәрман.

Шулай итеп, татарларга Искешәһәр янында бер авыл корырлык җир бирелә. Алар шунда килеп урнашалар. Минем бабаларым өченче агымнан була һәм алар инде туп-туры шушы авылга килеп урнаша. Әмма аларның да юллары җиңелләрдән булмаган – башта алар поезд белән килгәннәр, соңыннан паром. Юлда күп кенә үлемнәр дә булган. Алар Төркиядәге авылны татарлар ничек яшәгән, татарларга ничек хас булган, шулай салып куйганнар – киң урамнар, мәчетләр, һәрбер йөртта мунча булган. Безнең татар авылларын аерып торган әйбер – шул.

Тагын бер кызык факт, хатларда Русиядә калган татарларга өндәү булган – монда килегез, дип.

– Ни өчен алар татарларны Төркиягә чакырган?

– Монда ике мәсьәлә бер – берсе тел мәсьәләсе, икенчесе – дин. Тел мәсьәләсенә килгәндә, Госман дәүләте ул вакытта сиңа мәҗбүри бернинди тел дә өйрәтмәгән. Теләсәгез – үз телегездә, татар телендә сөйләшегез, теләсәгез – төрекчә. Ул вакытта дингә карата Русиядә мөселманнарга бераз кыенрак булган, аларны кысканнар, шул сәбәпле Төркиягә күчеп киткән татарлар арасында үз туганнарына карата куркулар була.

– Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәрен укыганың бармы?

– Юк, әлегә укыганым юк.

– Фильмның исеме ничек булачак?

– “Kuruhöyük”. Бу билгеле Госмания авылының беренче исеме, мин аны калдырырга уйладым. Бөтен җирдә корылык булганда, шушы җирдә генә су булган, шуңа бу авылга мондый исем биргән булганнар.

– Бүгенге көндә фильмның бер өлеше генә төшерелгән. Аны төшереп бетерер өчен нәрсә комачаулый?

– Әйе, фильмның өчтән бере бетте инде. Төркиягә кагылган өлешен мин инде төшереп бетердем – каядыр үзем, каядыр дуслар ярдәм итте. Татарстанга килеп, мондагы авылларны төшерәсе калды – шунысы иң авыры. Аны башкарып чыгарыр өчен өчен миңа Татарстан тарафыннан бераз ярдәм кирәк.

Мин әле яңа гына укып бетергән студент. Керемем әлегә әллә ни зур түгел, әле яңа гына эшли башладым. Киноны бер генә кеше төшерәлми, бер өч-дүрт кеше кирәк. Менә шуларны Татарстанга алып килер өчен, юл чыгымнарын күтәрә торган кеше табылса иде. Монда булганда, каядыр яшәргә, ашарга кирәк, өч җирдә урнашкан өч төрле авылларга ничектер барып җитәргә кирәк. Шул яктан безгә ярдәм кирәк.

Белешмә. Өмәр Байкүлгә 23 яшь. Ул Төркиянең Искешәһәрендә туып, Кайсерида кинематография институтын тамәмлаган. Бүгенге көндә режиссер ярдәмчесе булып эшли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*