tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә Себер ханлыгына һәм халкына багышланган музей ачылачак
Омск өлкәсендә Себер ханлыгына һәм халкына багышланган музей ачылачак

Омск өлкәсендә Себер ханлыгына һәм халкына багышланган музей ачылачак

Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә Себер татар ханлыгына багышланган музей ачылачак. Урта гасырларда Омск өлкәсе территорияләре Себер ханлыгына кергән. Ул исә, үз чиратында, Алтын Урданың бер олысы саналган һәм, Алтын Урда таркалганнан соң, мөстәкыйль ханлык буларак формалашкан. Ул чорда яшәгән Европа халкы әлеге җирләрне Бөек Тартария дип атаган.

Ачылачак музейда себер татарларының көнкүреше, тарихы хакында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Анда Себер татарларыннан калган экспонатлар да урын алачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*