tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә “Калфак туе”н уздырдылар
Омск шәһәрендә “Калфак туе”н уздырдылар

Омск шәһәрендә “Калфак туе”н уздырдылар

Омск шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы балалар белән эшләүне дәвам итеп, инде бер гадәти күренешкә әверелгән “Калфак туе” йоласын быел да уздырырга булдылар. Бу юлы алар, алдан планга кертеп куелганча, балаларны үз хуҗалыгы булып торган, халыкчан итеп салынган йорт хуҗабикәсе Садия ханым Мөхәммәтшинада кунакта булдылар.

Әллә ничәшәр катлы таш йортларда, заманча җиһазландырылган, техникалаштырылган фатирларда яшәгән балалар өчен, чынлап та, әле һаман элекке тормыш эзләрен югалтмаган, хәтта арбага фляга утыртып су ташырга туры килгән хуҗалыкта күп нәрсәләр кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Каралты астындагы хуҗалыкта кирәкле кораллар аеруча зур кызыксыну уятты.

Кечкенә генә экскурсиядән соң, балаларны ишек алдындагы болдырлы өйгә чакырдылар. Кул осазы Сания апалары кечкенә кызчыкларны башта татар хатын-кызларының милли киемнәре белән таныштырдып узды, аннары калфак тегү серләренә төшендерде.

Калфакны тегеп бетергәч, балаларны алдан пешереп куйган пәрәмәчләр, өчпочмаклар белән сыйладылар, татар ашлары турында тулы мәгълүмат бирделәр.
Ашап-эчеп бераз көч җыйгач, аш-су әзерли торган бүлмәдә җыелыштылар, бергәләп камыр ашы әзерләделәр, эченә салыр өчен берничә төрле эчлек тә әзерләп куйдылар, ясаган бүрәкләре пешеп чыкканчы, үзара бәйге дә оештырып алдылар: “Иң озын толым” һәм үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп алдылар.

Кызыксынучанлыклары өчен, тырышлыклары өчен, һәвәскәрлекләре өчен һәр баланы “Ак калфак” ханымнары аерым бүләкләргә лаек дип тапты, аларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды. Шул арада балалар үз куллары белән әзерләгән камыр ашлары да пешеп чыкты, тагын бергәләшеп, борынгыча итеп эшләнгән тәбәнәк аяклы түгәрәк өстәл янына, идәнгә җәелгән тукымалар өстенә утырып, тәмләп чәй эчеп алдылар.

Менә шундый тыйнак, кечкенә генә итеп оештырылган чаралар балаларга бик ошый, андый чаралар үз нәтиҗәсен бирми калмый – татар теле һәм иҗаты, тарихы белән кызыксыну нәк менә шундый чараларда балалар күңеленә кереп кала, музейда гына күрегән кебек булмый.

Безнең балаларыбыз да бик канәгать булып калды, шундый чараларга тагын үзләрен чакыруыбызны сорадылар. Эшебез зур күләмле булмаса да, һәр бала күңелендә онытылмаслык якты эз калдыруына без ышанып калабыз.

Фәгыйлә Чумарова

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе 

Омск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*