tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза төбәгендә – Казан галимнәре
Пенза төбәгендә – Казан галимнәре

Пенза төбәгендә – Казан галимнәре

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Пенза өлкәсенә караган фольклор материаллары саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедиция вакытында шул төбәктә гомер итүче халыктан җыелган.

Пенза төбәгенең татарлар яшәгән районнарына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1958 елның август аенда танылган фольклорчы галим филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла. Экспедиция эшендә алты фольклорчы катнаша. Алар өч төркемгә бүленеп эшлиләр. Беренче төркем галимнәре Х.Ярми (җитәкче) һәм Х.Гатина Сосновоборск районы Индерка, Кузнецк районы Ялгаш, Дәхтәрни, Кынады, Неверкино районы Мазарлы (Октябрьское), Дымавыл һәм Колчура авылларын өйрәнәләр. Икенче төркем галимнәре Э.Касыймов (отряд җитәкчесе) һәм Ә.Рәшитов Лопатино районы Карлыган, Берлек, Иске Вершаут, Селәү, Шемышейка районы Оз (Усть-Уза), Городище районы Урта Әләзән, Аембура (Югары Әләзән) һәм Иске Әләзән авылларында эшлиләр. Өченче төркем галимнәре И.Надиров (отряд җитәкчесе) һәм Р.Кәримов Белинский районы Качкару (Кутеевка), Каменка районы Мочалей, Кикын (Кикино), Кабылкино, Беднодемьяновск районы Шалдавыч (хәзерге Спас районы Татар Шелдаис) авылларында тикшеренүләр уздыралар. Барлыгы 9 районның 20 татар авылында булалар. Барлыгы 58 әкият, 35 бәет, 3042 җыр (кыска, сюжетлы, йола һәм уен җырлары), 15 авыл тарихы, 11 мәкаль-әйтем һәм табышмак үрнәкләр язып алып кайталар. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын бөртекләп җыеп йөриләр һәм аларга ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре, авыл һәм колхоз атамалары теркәлеп куелган.  2007 елның июнь аенда Пенза төбәгенең татарлар яшәгән авылларына Институтның икенче фольклор экспедициясе оештырыла. Экспедициядә дүрт фольклорчы катнаша. Барлыгы 2 районның 4 татар авылында булалар. Фольклорчылар И.Закирова (җитәкче), А.Садыйкова, А.Фәхретдинова, Р.Сафиуллина Городище районы Урта Әләзән, Югары Әләзән, Кузнецк районы Татар Кынадысы, Пәлдәнге авылларында тикшеренүләр уздыралар. Алар йола фольклоры, бәетләр, мөнәҗәтләр, табышмаклар, халык уеннары, мәкаль-әйтемнәр, мифологик хикәятләр, сөйләкләр кебек халык иҗаты жанрларына караган һ.б. үрнәкләр язып алып кайталар.

Пенза татарларының сөйләшләрен өйрәнер өчен телче-диалектологлар да әлеге төбәккә берничә тапкыр экспедициягә чыгалар. Бу өлкәдә төрле елларда галимнәр Л.Мәхмүтова , Ф.Баязитова күп эш башкара. Әлеге төбәктә тупланылган материаллар аларның монографик хезмәтләрендә һәм татар халык сөйләшләренең атласында урын ала. Шулай итеп, гасыр башында 4 авылда халык авыз иҗатын өйрәнүдән башка, узган гасырдан бирле диалектологик һәм фольклор буенча материаллар җыю өчен галимнәрнең Пенза төбәгенә чыкканы булмаган. Шуңа күрә галимнәр бу төбәккә берничә өлкәгә кагылышлы тикшеренүләрне максат итеп куйган комплекслы фәнни экспедициягә 2019 елның 27 маеннан юлга чыгарга ниятли. Өлкәнең, мөмкин булган кадәр, Неверкино (27 майдан), Кузнецк (2 июньнән), Сосновоборск (5 июньнән) районнарының татар авылларында экспедиция барлыгы ун-унике көн булачак. Аның составында татар халык иҗатын өйрәнүче фольклорчы, сөйләшләрне өйрәнүче телче-диалектолог, борынгы китапларны өйрәнүче археограф, музейларны, осталарны һәм аларның кул эшләрен өйрәнүче сәнгать белгече, җыр-көйләрне һәм уен коралларын өйрәнүче музыка белгече эшләячәк. Галимнәрнең килүе турында алдан хәбәр итүнең максаты шул: халкыбызның рухи җәүһәрләрен туплау эшенә хәленнән килгән кадәр һәркем өлеш кертә ала.

tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*