tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый җәмгыятьләре җитәкчеләре игътибарына!
РФ төбәкләрендәге  татар иҗтимагый җәмгыятьләре җитәкчеләре игътибарына!

РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый җәмгыятьләре җитәкчеләре игътибарына!

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый җәмгыятьләре җитәкчеләренә “Изге Болгар җыены”нда катнашу мөмкинлеге хакында хат юллады.

“Билгеле булганча, инде күп еллардан бирле бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела.

Чараны “Изге Болгар җыены” дигән исем астында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, “Яңарыш” фонды белән берлектә уздыра.

Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән  “Изге Болгар җыены” быел да үтәчәк һәм ул Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә багышлана. Төбәгегездәге мөселман татар халкын әлеге бәйрәмгә чакырабыз. Сездән милләттәшләребезне оештырып җыенга алып килүегез сорала”, диелә хатта.

Изге Болгар җыены 14 июнь көнне Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә була. Башлана 10.00 сәгатьтә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*