tatruen
Баш бит / Слайдер / РИВАЯТЬЛӘР ИЛЕНДӘ
РИВАЯТЬЛӘР ИЛЕНДӘ

РИВАЯТЬЛӘР ИЛЕНДӘ

Сәмәрканд – исеме җырларда җырланган, дастаннарда сөйләнгән, бәетләрдә көйләнгән, әкиятләрдә яшәгән, Шәрыкның сихри матурлыгын, төсен, мәгърурлыгын саклаган данлы кала.

Заманында Европа белән Азияне тоташтырган, сәүдә кәрваннары узган Бөек ефәк юлының нәкъ үзәгенә урнашкан ул. Беренче булып Европа­дан Кытай империясенә кадәр барган юлын Венеция сәүдәгәре Марко Поло «Бөек ефәк юлы» дип атаган, һәм ул сүз тарихка кереп калган. Заманында ефәк иң кыйммәтле товар булып саналган, хәтта алтыннан да кыйм­мәт­рәк йөргән. Мәсәлән, Согдана шәһәрендә бер атны ун кисәк ефәккә алмаштырганнар. Әлеге затлы тукыма белән хезмәт хакы түләгәннәр, ефәк биреп хәтта җәзадан да котылып калганнар.

Үзбәкләр – чын мәгънәсендә бик кунакчыл халык. Гомер-гомергә иң затлы сыйлары булып пылау саналган, һәм бүгенге көндә дә аны пешерүнең 1200 (!) ысулы бар икән. Алар пешергән пылауны ашап карасаң, телеңне йотарсың!

Үзбәкстанның һәр шәһәрендә бик тәмле ипи (лепешка) пешерәләр. Аны «нан» дип атыйлар. Урамнан барганда аның тәмле хуш исе әллә кайдан борыннарны кытыклый, авызга сулар китерә, шунда ук ашап карыйсы килә. Ышанасызмы-юкмы, бу икмәк өч ел буе искермичә саклана икән! Серен сәмәркандлылар үзләре генә белә, ди. Өч еллык нанның өстенә су бөркеп тандырда (балчык мичтә) җылытып алсаң, ул яңа гына пешкән кыяфәткә керә икән. «Сәмәрканд нанын пешергәндә бераз борчак оны да кушалар», – диде безне Үзбәкстан белән таныштырып йөргән зур галим, архитектор, шушы җирдә туып-үскән милләттәшебез Шамил абый Хәки­мов. Нан турындагы риваятьне дә ул сөйләде. Сәмәркандка кагылышлы риваятьләр, гомумән, бик күп һәм кызыклы. Әлеге язмамда мин алар­ның кайберләренә тукталырмын әле. Әлегә – нан турында.

Бохара әмиренә Сәмәркандта пешерелгән нан бик ошаган, һәм ул вәзиренә андагы ипи пешерүчене үз сараена китерергә боерган. Әмир кушкач, үтәү – фарыз. Кушылган –эшләнгән. Сәмәркандның иң яхшы нан пешерүчесен сарайга китергән­нәр. Тик оста, никадәр генә тырышса да, нанны үз шәһәрендәге кебек итеп пешерә алмаган. Барысы да аптыраган. Ипи пешерүче үзе дә. Бәлки гаеп ондадыр, бәлки суда, бәлки мичендә­дер дип баш ватканнар. Нан пешерү өчен кирәк булган барлык нәрсәне Бохарага Сәмәркандтан китергәннәр, ләкин нан барыбер алар теләгәнчә тәмле булып пешмәгән. Уйлаганнар-уйлаганнар да: «Мөгаен, моның хикмәти сере Сәмәркандның һавасында­дыр», – дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә һаваны сатып алып та, алып килеп тә булмый! Әмир әлеге эшенең файдасыз икәнлеген аңлап, икмәк пешерү­чене кире туган шәһәренә кайтарып җибәргән һәм нанны кабат Сәмәркан­дтан китертә башлаган.

Сәмәрканд буйлап сәяхәт иткәндә, Казан дәүләт педагогика институ­тының тарих бүлегендә укыган чорда туплаган белемнәремне дә искә төшердем. Сәмәрканд – дөньяның иң борынгы шәһәрләреннән санала. Аңа безнең эрага кадәр 700 нче елларда нигез салына, һәм ныгып, матур гына яшәп килгән шәһәр б. э. к. 329 елда Александр Македонский тарафыннан басып алына. Вакытлар узу белән, ул Кытай белән Урта диңгез арасында сәүдә үзәге булып тора, Ә VI–XIII гасыр аралыгында гүзәл Сәмәрканд Урта Азиядә төп мәдәни һәм сәяси үзәк вазыйфасын башкара. Күп тапкырлар дошман бәрелешләре кичер­гән шәһәр 1220 елда монголлар тарафыннан җимерелә. Аксак Тимер идарә иткән чорда әлеге кала кабат империянең башкаласына әверелә һәм аның чәчәк ату вакыты булып исәпләнә. Менә шул чорда күккә ашкан зәңгәр гөмбәзләре, биек мәһа­бәт манаралары, акыл ияләре, фән һәм сәүдә үзәге булуы белән Сәмәр­кандның даны телдән-телгә күчеп, дөньяга тарала. Аксак Тимер Сәмәр­кандны чын мәгънәсендә затлы, зыялы, гыйлемле, мәһабәт калага әверелдерә. Туган җирен бар дөньяга танытуда бу гаскәр башлыгының өлеше бәяләп бетергесез. Без аны Аксак Тимер дибез, үзбәкләр үзләре исә Әмир Темур диләр, инглиз әдәбияты Тамерлан дип атый.

Әмир Темур монголлар белән сугыш вакытында аягын имгәтә, гарипләнеп кала, һәм аңа «Аксак Тимер» дигән кушамат тагыла. Бик күп илләрне, җирләрне үзенә буйсындырган гаскәр башлыгының 1403 елда иң яраткан оныгы Мөхәммәт Солтан хәрби поход вакытында вафат була. Моны Аксак Тимер бик авыр кичерә – ул аны киләчәктә үзенең дәвамчысы, империясенең башлыгы итеп күрергә теләгән була. Шушы хәлдән соң ул оныгы өчен мавзолей төзергә боера. Күккә ашкан мәчете, ике катлы мәдрәсәсе булган, алтын төсләр белән бизәлгән әлеге затлы каберстан тиз арада бик кыйммәтле ташлардан төзелә. Соңрак әлеге мавзолейга Аксак Тимер үзе, аның уллары, оныклары һәм остазы күмелә. Бүгенге көндә мавзолей шул чордагы бизәкләрен югалтмыйча яңартылган – ул Сәмәрканд халкының һәм килгән кунакларның яраткан урыны булып санала.

сэмэрканд

Халык арасында шундый риваять йөри. Имеш, Аксак Тимер үләр алдыннан: «Минем каберемне казып карамагыз. Кагылсагыз, сугыш башланачак», – дип әйтеп калдырган. Озак еллар узгач, 1941 елда була бу, археологлар, өйрәнү максатыннан, әлеге каберне ачып карарга ниятли һәм… Бөек Ватан сугышы башлана. Казу эшләрен туктаткач… Сталинград сугышында кискен борылыш була. Дөреслеккә туры киләдерме, юктырмы, анысын әйтә алмыйм, әмма халык шулай сөйли.

Аксак Тимернең оныгы, галим һәм астроном Улугбәк турында ишетеп тә, укып та белә идем. Сәмәркандка кадәр килгәч, кайчандыр аның обсерваториясе булган, бүген инде тарихи урынга әйләнгән җиргә бармый кала алмадым. Улугбәк акыллы, зиһенле бала булып үсә. Әтисенең бик бай китапханәсе була, һәм ул бәләкәйдән күп вакытын шунда уздыра. Империя белән идарә иткән вакытта бабасы, әтисе кебек басып алу сугышлары алып бармый, ә хакимиятен илдә фән һәм мәгарифне үстерүгә юнәлтә. Улугбәк танылган математиклар, астрономнар белән аралаша. Илдә югары уку йортлары, мәктәп-мәдрәсә­ләр төзетә. Мөселман хатын-кызларын да белем алырга өнди, үзе дә мәдрәсәдә белем алучылар алдында лекцияләр укый. Аның сәясәте, әлбәттә, туганнарына да, кайбер мөсел-маннарга да ошап бетми, һәм ул 1449 елда улы тарафыннан хыянәтчел төстә үтерелә. Улугбәк вафат булганнан соң, аның обсерваториясе дә җимерелә, китапханәсе дә эзсез югала. Астрономия өлкәсендәге уңыш-лары өчен исә дөнья галимнәре бүген дә аның алдында баш ия.

Сәмәрканд – мәчетләр каласы. Борынгылары да, заманча төзелгәннәре дә шактый. Шәһәргә иман нуры сибеп, алардан көнгә биш тапкыр азан тавышы яңгырый.

Биби-ханым мәчете арада иң зурысы һәм серлесе булып санала. Аны халык телендә «Җомга мәчете» дип тә атыйлар икән. «Биби-ханым» дигән атама үзбәкчәдән «өлкән хатын» дип тәрҗемә ителә. Экскур-совод бу мәчет турында мавыктыргыч итеп бик матур риваять сөйләде, һәм мин үземне нәкъ менә шул чорда итеп хис иттем. …Аксак Тимернең олы хатыны Биби-ханым, ире чираттагы хәрби походтан кайтканчы, аның хөрмәтенә кыйммәтле төзелеш материалларыннан, затлы ташлардан, төрле-төрле мозаикалардан мәһабәт мәчет салдырырга хыяллана. Сәмәркандның барлык осталарын, төзүче-ләрен җыя. Мәчет шәһәрдәге барлык мәчетләргә караганда да зуррак, биегрәк булырга тиеш икән. Дивар-лары бик тиз төзелә, ләкин шул вакыт Аксак Тимернең тиздән кайтып җитәчәге мәгълүм була. Биби-ханым нишләргә белми, ничек кенә булса да мәчетне ире кайтканчы төзетеп бетерәсе килә. Ялынып-ялварып, ул остадан эшләрен тәмамлауларын үтенә. Оста – бик чибәр егет, Биби-ханым үзе дә күз явын алырлык гүзәл ханым була.

– Патшабикәм, әгәр миңа үзеңне бер тапкыр үбәргә рөхсәт итсәң, мәчет син сораган вакытка төзелеп бетәчәк.

Биби-ханым аптырап кала, аннан остага болай дип җавап бирә: «Кол кызлары арасында бик матурлары, чибәрләре бар. Мин шуларның берсен үбәргә рөхсәт итәрмен. Менә, кара әле, төрле төсләргә буялган ун йомырка, ә эчен ватып карасаң – барысы да бертөрле. Без, хатын-кызлар да, нәкъ шулай». Ләкин егетнең дә үз сүзе – сүз: «Беләсезме, менә ике бокал. Аның берсендә су, икен-чесендә ак шәраб. Берсе тынычландыра, ә икенчесе ялкынлы уттай яндыра, мәхәб­бәт тә шундый». Биби-ханым­ның әйткәненнән кире чигенәсе килми, мәчетне дә төзетеп бетерергә кирәк, югыйсә, ире өчен дип әзер­ләгән көтелмәгән бүләге тормышка ашмаячак. Һәм ул архитектор егеткә битеннән үбәргә рөхсәт итә. Әмма егет иреннәре белән кагылганчы, битенә кулын куеп өлгерә.

Егетнең яратуы бик көчле булгандыр инде, кул аша үпкәндә дә Биби-ханымның битендә үпкән эз кала. Хатыны битендәге тапны күргәч, Аксак Тимер нык ярсый, нишләргә белми. Биби-ханым үзенең гөнаһсыз икәнен аңлатырга тырышса да, ире аны гафу итәргә теләми. «Манарага мен дә җиргә сикер. Гаебең булмаса, Ходай сине саклар», – ди ул. Биби-ханымга башка юл калмый – биек манарадан аска сикерә. Фәрештәләр аны саклап, уңайлы гына итеп җиргә төшереп бастыра. Аксак Тимер аны шуннан соң гына гафу итә һәм… мөселман хатын-кызларына пәрәнҗә ябынырга дип карар чыгара. Бу – мин тыңлаган риваять, ә дөресе болайрак.

Биби-ханым мәчете Аксак Тимер боерыгы белән 1399–1404 елларда төзелә. Азия илләреннән төзелеш осталарын, һөнәрчеләрне, архитекторларны чакыртып китертәләр.

«Бу иман йорты дөньядагы барлык корылмалардан да зуррак, биегрәк булырга тиеш», – ди Аксак Тимер. Биек манаралары, мәдрәсәләре белән мөселман дөньясында иң зур мәчет калка. Аңа унике мең мөселман кереп намаз укый алган. Бу затлы гыйбадәтханәгә 2003 елда төзек-ләндерү эшләре үткәргәннәр. Ул Сәмәркандка килгән кунакларны кабул итәргә һәрвакыт әзер.

Изге Данияр каберлегенә баруымны да язмый кала алмыйм. Сәмәр-кандтагы Афрасиаб калкулыгының төньяк ягындагы мавзолейга егерменче гасыр башында нигез салынган. Әлеге изге урынга адәм баласының эзләре беркайчан да өзелми икән. Монда ислам динен-дәгеләр дә, христианнар да килә. «Пәйгамбәребез Изге Даниярның уң кулы һәм уң аягы шушында күмелгән», – дип аңлатты гидыбыз. Мавзолей – Сәмәрканд осталары тарафыннан корылган биш гөмбәзле заманча бина. Аның эчендә 18 метр озынлыктагы Изге Данияр кабере. Бу изге җан турында үзем ишеткән бер риваятьне дә сөйлим әле. Соломон патша нәселеннән булган Данияр пәйгамбәр б. э. к. V–IV гасырларда яшәгән. Ул алдан күрә белүче, бик оста төш юраучы булган. Патшалар, гаскәр башлыклары, нинди эшкә тотынсалар да, иң элек аның белән киңәшләшкән. Бервакыт, көнләшеп, Данияр турында патшага ялган хәбәр җиткерәләр, һәм Дарий патша аны арысланнар янына ташларга боера. Ходай изге җанны саклый – арысланнар Данияр янына якын да килми. Менә шуннан патша теге ялганчыларның үзләренә шундый ук җәза бирә: күз ачып йомганчы җанварлар аларны ботарлап ташлый.

Илләрне, калаларны һәрчак буйсындырып килгән Аксак Тимер Данияр күмелгән кечкенә генә шәһәрне һич тә ала алмый. Һөҗүм итү айга сузыла. Менә шуннан гаскәр башлыгы берүзе шәһәргә керә. Ул анда нишли – моны беркем белми. Аксак Тимер кире гаскәре янына әйләнеп килә, кабат һөҗүм ясала һәм… шәһәрне алалар. Аксак Тимер шуннан соң изге җанның кабереннән уң кулын һәм уң аягын казып алып үз иленә алып кайта. «Дөяләр кайда туктый, бу изге җанның калдыкларын шунда күмәчәкбез», – ди. Шулай итәләр дә. Афрасиаб калкулыгына җиткәч, дөяләр ята, һәм Данияр гәүдәсенең калдыкларын шул урынга күмәләр. Дөяләр тоягы эзеннән чишмә ургылып чыга. Аның температурасы 4 градус җылы, суы баллы икән. Монда килгән һәркем шифалы шушы суны авыз итеп, йөзенә тидереп китә. Файдасы күп диләр. Изге чишмәнең суын мин дә эчтем.

Күпмедер вакыт узгач, Даниярның кабере сузыла башлый. Аның озынлыгы, әйткәнемчә, 18 метрга җитә. Каберне гел карап торганнар, соңыннан өстенә мавзолей корганнар. Теләк теләп, җиде тапкыр кабер тирәли әйләнсәң, барлык теләкләрең тормышка ашачак, диделәр. Бирегә килгән юлаучылар, сәяхәтчеләр уй-теләкләренең, хыялларының уңай якка үзгәрәчәгенә өмет белән кече хаҗ кыла.

Сәмәркандта булган кеше шәрык базарына кермәсә, аның сәфәре тулы булмас. Чөнки базар – сәүдә итү урыны гына түгел, аралашу, дөнья хәлләрен белешү, танышу, халык­ларның якынлашу урыны да. Нинди генә җиләк-җимеш юк монда! Чикләвекнең җаның теләгәне, өрек, кара җимеш, йөзем… тагын әллә ниләр. Сәмәрканд халкы анарны бик ярата, чөнки ул яшәү өчен күзәнәк­ләргә көч бирә, диләр. Гаскәр башы Аксак Тимер һәр походы алдыннан үзенең сугышчыларына чаннарга салып анар согы эчертә торган була. Ул аларның тәннәренә көч һәм җаннарына кыюлык өстәгән. Хәзер­гесе көндә 3 мең литр сок сыйдырышлы әлеге чан полково­децның мавзолеенда саклана.

Бер киңәш бирәм. Сәмәрканд базарында сатучылар белән һич­шиксез сатулашырга кирәк. Алар өчен ул зур мәртәбә. Бәхәсләшми сатылган ризык, нинди генә кый­ммәт бәягә китсә дә, сатучыга шатлык китермәячәк: чөнки ул синең белән аралашып, сиңа үзенең күңел җылы­сын бирә алмады.

Ә алар өчен иң мөһиме – күңел җылысы, кеше хәтере һәм дустанә мөнәсәбәт.

Сәяхәтем тәмам. Үзем кайттым, әмма җаным шул җирләрдә калды. Анда ишеткән азан тавышлары бүген дә колагымда чыңлый, ә телемдә… телемдә һаман да бер үк җыр сүзләре:

Сәмәрканд, Сәмәрканд –
Мәңге-мәңге яшь кала.
Гүзәл исемең күңелләрдә
Нур булып язылып кала.

 

Гөлназ Шәйхи
syuyumbike.ru

Один комментарий

  1. Отличный рассказ! Рахмат сезгя Гульназ апа)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*