tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада татарларга кагылышлы истәлекле такталар ачыла
Самарада татарларга кагылышлы истәлекле такталар ачыла

Самарада татарларга кагылышлы истәлекле такталар ачыла

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 22 мартта Самарада ике истәлекле такта ачу тантаналарын уздыра.

Беренчесе: Братьев Коростелевых урамы, 144 (Вилоновская урамы киселешендә), биредә 20нче елларда татар-башкорт педагогия техникумы урнашкан булган. Башлана 10 сәгатьтә.

Икенчесе: Молодогвардейская урам, 59 (“Юность” универмагы артында), биредә сугышка кадәр татар, чуаш, мордва һәм башка милли газета-журналлар чыккан.

“Башлана 11 сәгатьтә. Рәхим итегез, хөрмәтле якташлар!” – дип чакыра самаралылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*