tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТАРИХИ БРАНЧ” КЛУБЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУЫ
“ТАРИХИ БРАНЧ” КЛУБЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУЫ

“ТАРИХИ БРАНЧ” КЛУБЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУЫ

11 февраль көнне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа бинасында “Тарихи бранч” клубының ачык лекториясе узачак.

“Тарихи бранч” – татар тарихына багышланган яңа форматтагы клуб. Клуб очрашуларын айга бер шимбә көнне иртәнге якта уздырырга планнаштырыла.

Лекторийның беренче темасы – “Татарлар һәм революция”.

Программада

10:30 “1917 елгы революция: 10 факт” Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты, БТЯФ рәисе урынбасары

10:45 “Казанда революция: хронология һәм география” Илья Евлампиев, төбәк өйрәнүче

11:15 “Татарлар революция вакытында: съездлар, матбугат һәм акча” Диләрә Госманова, профессор, тарих фәннәре докторы

12:15 Дискуссия һәм сораулар

Махсус чарага килүчеләр өчен ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты 1917 елгы һәм Октябрь революциясе белән бәйле тарихи документлар күргәзмәсен әзерли.

Катнашучылар саны чикле, шуңа алдан теркәлү сорала – goo.gl

Чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты.

Тарихи бранч – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә. Узган вакыйгаларга яңача караш. Клубта сезгә академик текстлар укырга, хронология ятларга кирәк булмаячак. Белемне лектор белән аралашу, видео һәм инфографика, Татарстан архивларында сакланучы документлар ярдәмендә алырга мөмкин булачак. Ай саен бер шимбә иртәсен кәһвә һәм татар тарихына багышлагыз. Тарих сәхифәләрен безнең белән ачыгыз!

Бөтендөнья татар
яшьләре форумының
матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*