tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тарихи бранч” утырышында «1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары» турында сөйләячәкләр
“Тарихи бранч” утырышында «1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары» турында сөйләячәкләр

“Тарихи бранч” утырышында «1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары» турында сөйләячәкләр

Бу шимбә, 26 майда,  “Тарихи бранч” тарихи клубының чираттагы утырышы узачак. Бу юлы ул чарада катнашучылар XX гасыр башында барлыкка килгән мөмкинлекләрне татарлар ничек кулланганы турында белә алачак. «1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары» темасына Айрат Фәйзрахманов һәм Илнар Гарифуллин сөйләячәк.

Бранч яңа урында – Казан Кремле, Манежда, 10:00 сәгатьтә узачак. Рәхим итегез!
Керү бушлай, катнашу өчен теркәлү узарга кирәк – https://goo.gl/forms/yvb0rSWE31PQBT8i1

“Тарихи бранч” – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә. Узган вакыйгаларга яңача караш. Клубта сезгә академик текстлар укырга, хронология ятларга кирәк булмаячак. Белемне лектор белән аралашу, видео һәм инфографика, Татарстан архивында сакланучы документлар ярдәмендә алырга мөмкин булачак. Ай саен бер шимбә иртәсен кәһвә һәм татар тарихына багышлагыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*